Татарстан Республикасы территориясендә транспорт чарасын йөртүченең телефон белән файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында 2019 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр «Кесә телефоны» оператив-профилактик чаралары үтәчәк.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Кесә телефоны» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
Әлеге чараның төп бурычлары - РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау, транспорт чарасы хәрәкәте вакытында кулда тотмый гына сөйләшүләр алып бару җайланмасын куллану, чөнки руль артында мобиль гаджетны куллану - сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннар куллану машина йөртүченең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм юл хәрәкәтенә тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искә төшерә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, транспортта хәрәкәт иткәндә машина йөртүчегә кулга тотмый гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмасы булмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф салына.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге