3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
Быел ЕДК үткәрүнең үзәк мәйданы - Авангардная урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан КФҮ офисы: монда Татарстан Росреестры вәкилләре белән беррәттән, Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмасы хезмәткәрләре консультация бирәчәк.
Мөрәҗәгать итүче гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча түләүсез консультация ала: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, җир законнарын бозган очраклар буенча; межалау үткәрү; күчемсез милек сатып алганда салым тотып калынган акчаны куллану; шәһәр төзелешенең яңа нормалары, объектны төзү һәм файдалануга тапшыру процедурасы буенча, һ.б.лар.
Гагарин урамы, 103 нче йорт, Ямашев урамы, 82 нче йорт, Җиңү проспекты, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан башка мәйданчыкларда гражданнарга Татарстан Росреестры вәкилләре генә консультация бирәчәк.
Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә дә узачак.