Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2017 елның 31 октябрендәге 32-17р санлы күрсәтмәсе нигезендә, гражданнар оборонасы идарәсенең техник системаларының һәм хәрби конфликтлар яисә әлеге конфликтлар аркасында барлыкка килгән куркынычлар туган очракта  халыкка хәбәр итү системаларының даими әзерлеген тикшерү Актанышта 2 апрель көнне булачак. Гадәттән тыш хәлләр вакытында, шулай ук Татарстан Республикасында язгы ташу һәм җәйге янгын куркынычы чорына хәбәр итү системаларын әзерләү өчен төбәк, җирле һәм локаль мәгълүмат системалары, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында яки барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.

2 апрель көнне  9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль районында РСУ-300 хәбәр итү системалары эшләтеп каралачак. Хәбәр тексты: “Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә”.

Шулай ук 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль районында С-40 сиреналарының эшләве тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тынычлык саклауны һәм  игътибар белән җиткерелгән хәбәрләрне тыңлауны сорый. Куркыныч дәрәҗәсен аңлату,  Гражданнар оборонасы сигналларын өйрәтү гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үзегезне дөрес итеп тоту, сезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклап калу өчен эшләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International