Республикабызда, шулай ук Актаныш районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Айлык кысаларында экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен район, авыл җирлекләре территориясен чистарту эшләре алып барылачак. Районда санитар-чистарту икеайлыгы вакытында эш торышын күзаллау өчен оператив штаб булдырылды һәм үткәрелүче чаралар планы расланды.
Ике ай дәвамында җирлегебездә чистарту, төзекләндерү, агач утырту эшләре башкарылачак, өмәләр оештырылачак. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Экояз" бәйгесе дә шушы максатларда үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Экобалаларбакчасы" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, район үзәгендә чистарту эшләре кар астыннан чүп-чарлар баш калкытуга ук башланды инде.