30 мартта Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр, район башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнарның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килгән иде. Мәйданчыкта шәһәрлеләр дә яратып өлгергән автолавкалар да сату итте.
Ярминкәләрдә сәүдә таң белән башланып китте, ә иртәнге алтыда мәйданчыклар сатып алучылар белән тулган иде инде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәрлеләр яратып көтеп ала. Халык биредә ит, балык, сөт, май, бал, колбасалар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б. сатып ала. Хәләл продукция дә тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы