4 апрель көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, иминиятләштерү, эшкә урнашу, матди ярдәм күрсәтү буенча булды.
Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.
Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны район башлыгының кабул итүе даими рәвештә үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән аңлашып эшләү буенча район башлыгының җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез; иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+2 º, көндез максималь һава температурасы + 5 ..+7 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә -2..+2º, көндез максималь һава температурасы +3..+8º.
Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
3 апрельдә Дәүләт Думасында «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Фән» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында доклад белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина " Хөкүмәт сәгате» турында аңлатма бирде: «Бик күп актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды - аналарга ярдәм итү, туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү, яследә өстәмә урыннар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, диспансерлаштыру, сәламәт туклану.
Балалар диабеты проблемасына аерым игътибар бирелде: хәзер балалар өчен инсулин помпалары чыгымнары (шикәр диабеты белән авыручыларга бик югары төгәллек белән инсулин кертергә мөмкинлек бирә торган уникаль кыйммәтле приборлар, аларда дозировкада хаталар булмый) дәүләт гарантияләре программасы буенча бирелә торган ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертелде һәм бу безнең авыруларга зур ярдәм. Шикәр диабеты белән авыручы барлык балалар да помпалар өчен материалларны бушлай, дәүләт хисабына ала алалар, ә бу гаилә бюджеты өчен аена 10-15 мең сум акчаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк».
3 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы «Агросәнәгать комплексында урта һәм кече бизнесны үстерү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» темасына лекция укыды.
«Министрлыкның төп бурычы - авылда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырып, халыкның эшлекле активлыгын арттыру», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Республиканың агросәнәгать комплексында урта һәм кече бизнес үсешенә дәүләт ярдәме зур этәргеч бирә – бу ярдәм ел саен 2 млрд сумнан артык. Дәүләт ярдәме фермерларга һәм кооперативларга грантлар (2018 елда - 878 млн сум), шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр рәвешендә бирелә (2018 елда - 528 млн сум). Яшь фермерларга һәм гаилә фермаларын үстерүгә грант ярдәме программалары буенча 7 ел эчендә 991 КФХ 2,1 млрд сум грант отты. 2018 елда 170 КФХ 562 млн сум грант отты.
Ришат Хәбипов авылда яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында һәм стипендия программалары турында җентекләп сөйләде. «Югары уку йортын тәмамлап, авылга эшкә килгән яшь белгеч Министрлыктан 300 мең сум күләмендә «подъемный» ала, шулай ук эш урыны буенча төп хезмәт хакына ел дәвамында минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә (2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә ул 11 280 сум) өстәмә түләнә. Моннан тыш, торак сатып алу яки төзү өчен субсидия бирелә», - диде министр урынбасары.
Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, төрле программалар турында сораштылар һәм алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алыштылар.
Шуны әйтергә кирәк, шундый форматтагы очрашулар студентларга авылның киләчәген тулырак күзалларга һәм булачак эш урынын сайлауда ялгышмаска ярдәм итә.
Актаныш районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүген техник караулар иртәннән үк башланып китте. Язгы чәчүгә техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыклар арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның беренче урын алучы хуҗалыкка биреләчәк махсус премиясе күләме 100 000 сум! Икенче урын алучы хуҗалык - 75 000, өченче урын алучы хуҗалык 50 000 сум күләмендә премия алачак.
Хезмәт кешесенә игътибар һәм хөрмәт билгесе булган мондый кызыксындыру чарасы чәчүне бер тын белән, кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Күтәренке кәеф, төзек техника, сыйфатлы орлык һәм тәҗрибәле игенчеләр, җитәкче-белгечләр хезмәте - һәммәсе Актаныш игенчесенә уңыш китерә.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына үзләренең шәхси банк хисапларына күчерелгән акчалар турында киңәйтелгән өземтә сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Түләү документларында пенсия күләме "өлешчә түләү» дип санала, ә Пенсия фонды ышаныч кәгазе буенча акча ала, дип ышандыра.
Әлеге эчтәлектәге хәбәр җибәрү мошенниклар эше!
Игътибар итегез, Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләрнең күләме пенсия һәм пособиеләр алган вакытта квитанциядә күрсәтелгән, РПФ органнарына өземтәне(выписка) сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Әлеге ярдәм чарасын алу 2019 елның 1 маена кадәр озайтылды.
Субсидияләр максатчан кулланылырга тиеш, ягъни аларны бары тик ашламалар сатып алу өчен генә тотарга мөмкин булачак. Ашлама төрләрен һәм аларны кемнән алуны авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлый.
Агымдагы елда бер гектарга 70 кг-нан артык ашлама кертү бурычы куела. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнар активрак булырга тиеш.
Гомумән алганда, республика буенча 27 мартка 111 мең тонна алынган, ягъни бер гектарга 38,8 кг туры килә. Атна арасындагы динамика 4 % тәшкил итә.
Алдынгылар өчлегендә Зәй районы, аның хуҗалыкларында минераль ашламалар бер гектарга 74,6 кг тупланган (фаразга карата 106,6 %), Тәтеш районында - бер гектарга 68,2 кг (97,4%), Әтнә районында - гектарга 65,5 кг (93,6%) һәм Нурлат районында - гектарга 62,4 кг (89,1%). Шулай ук Саба, Сарман, Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим, Арча һәм Актаныш районнарында да күрсәткечләр начар түгел. Калган районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Күрсәтечләре иң түбән булган Әгерҗе, Чирмешән һәм Апас районнарына аеруча тырышырга кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итүен искәртә. Ашламалар уңышны арттырып кына калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: үсемлекләрдә шикәр, майлар һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр дә арта. Шуңа күрә минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланмаган районнарда моңа игътибарны арттырырга кирәк.
2019 елга минераль ашламалар туплау турындагы тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1670505.pdf .
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
2 апрель көнне Иске Кормаш авыл җирлегендә авыл башлыкларының күчмә утырышы узды. Авыл башлыклары район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова җитәкчелегендә Яңа Балтач, Иске Балтач, Иске Кормаш, Кыркаентүбә авылларында булдылар, социаль объектлар эшчәнлеге, халыкның яшәү шартлары белән таныштылар. Фермер Әнис Хаҗиев, шәхси эшмәкәр Әлфис Мәҗитовның эшчәнлеген карадылар.
Бүген, 2 апрельдә, район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды. Татарстан Республикасында һәм Актаныш районында дәүләт телләре турында законның үтәлеше, куелган таләпләр белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева https://www.instagram.com/tv/BvvqqjtomMG/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=4f91ianfvept, район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Зөлфәт улы Сәлимов https://www.instagram.com/tv/BvvsY8IIGwd/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=8kjio8dhez22 таныштырдылар.
Узган ел Татарстан Республикасында барлык шәһәр һәм муниципаль дәүләт оешмалары өчен мониторинг системасы эшләнде, ай саен район-шәһәрләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясап барылды. Муниципалитетлар гына түгел, ведомстволар һәм министрлыклар эше дә, сайтларның ике телдә алып барылуы да тикшерелде.
Актаныш районында дәүләт телләре турындагы законнарның гамәлдә кулланылуы буенча район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә 14 март көнне киңәшмә узды, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Ачыкланган кимчелекләрне төзәтү һәм дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча җаваплы җитәкче-белгечләр билгеләнде.
Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру буенча узган брифингта 2019 ел дәвамында районда, авыл җирлекләрендә эшләнәчәк эш планы, бурыч-максатлар белән дә таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы https://www.instagram.com/tv/BvvwEXLoHB4/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=tntuqxwjj65g .
Фикер алышуларда район җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Зиннур кызы Хафизова https://www.instagram.com/tv/BvvvSwkoO90/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=3cctnxu996cf , район ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыев https://www.instagram.com/tv/Bvvt5KeIyBB/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=jze6ljmp1i7a эшлекле тәкъдимнәре белән катнаштылар.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 4 º, көндез максималь һава температурасы +4 ..+6 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән кар, юеш кар, көндез яңгыр, төнлә һәм иртән буран. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+2 º, төньяк районнарда һәм аязган вакытта -7 º, көндез максималь һава температурасы +2 ..+7 º.
Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән бозлавык.