ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елда сезонлы кыр эшләрен уздыруга республика хуҗалыкларына 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк булачак.

"Бүгенгә 70 мең тонна дизель ягулыгына “Татнефть“ белән тоннасы  42,7 мең сумнан килешү төзелде, бу чәчү кампаниясен оптималь срокларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Аның сүзләренә караганда, язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 киң колачлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда булган тракторларның һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының 95% тан артыгы ремонтланды һәм чәчүгә әзер.

Узган шимбәдә Чаллы шәһәр ярминкәсенә районнардан 83 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсенең сәүдә һәм техник кораллану буенча рәисе урынбасары Дамир Җамалиев булды.

Актаныш районыннан  ярминкәдә "Таң", "Ташкын", "Нур Баяна", "Нигез" җәмгыятьләре, "Актаныш" агрофирмасы, Ф.Зиннуров, Т.Арсланов, М.Ибраһимов, Ф.Дәүләтова, Н.Хафизов, Е. Ирдуганова - крестьян-фермер, Ф.Хәйруллин, А.Ибраһимов, З. Нурлыгаянова шәхси ярдәмче хуҗалыклары, “Актаныш” икмәк кабул итү предприятиесе, “Актаныш-Хлеб”, “Актаныш” кулланучылар җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәр Р.Әхмәдеев, үз товарлары белән А.Бикмөхәммәтов, Д.Дәүләтов, Р.Насыйров катнашты. Шәһәр ярминкәсендә киң ассортиментта сыер ите, сарык, кош ите (каз, үрдәк, тавык), сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчә, ярма, ашлык, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде.

Киләсе ярминкәләр 13 апрельдә узачак.

Тэги: Ярминкә Чаллы

5
апрель, 2019 ел
җомга

Актаныш...  Театр... Тарих... 2019 ел Актаныш мәдәниятендә үз яңалыгы белән тарихка кереп калыр.

Узган 2018 ел Актаныш районында Театр елы буларак билгеләп үтелгән иде. Үзешчәннәребез 50 әсәрне сәхнәгә куйды ул елны.  Быел исә, артистларыбыз,  үзләренә бик олы җаваплылык алып, тарихи романны да сәхнәләштерделәр, театр смотрын дәвам итеп, 40 әсәрне дә сәхнәгә куйдылар.  Көздән үк әзерлек, репетицияләр башланды. Һәр җирлекнең халык мәхәббәтен яулаган артистлары, берләшеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Нур Хөсәенов сәхнәләштергән Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи романын  аның режиссерлыгында халыкка тәкъдим итте. Беренчедән – күләмле, тарихи роман яңалык буларак сәхнәгә менә, икенчедән, җирлекләрдән бергә тупланган артистлар, бер команда буларак, тарихи образларны бербөтен итеп гәүдәләндерә. Артистларыбызга шушындый олуг, заман өчен актуаль, мәгънәле һәм катлаулы әсәрне халыкчан, җанлы формада яшь буынга танытуда, иң элек, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ышаныч белдерде, юнәлеш бирде. Сәхнәне бизәү, декорация, музыкаль бизәлеш, хан киемнәре – сәхнә костюмнары тегү өчен Актаныш мәдәниятенең еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе дә ярдәмгә итте. Тамашачы спектакльне бер сулыш белән, үзе дә шул елларга кайтып, чынбарлык итеп кабул итеп карады 4 апрель көнне тамашачы район мәдәният йортында. Бу инде артисларыбызның осталыгы, уйнау гына түгел, нәкъ менә образларда яшәү нәтиҗәсе.

Артистларыбызны котларга сәхнә түренә күтәрелгән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады.

-Гади әсәр түгел. Артистларыбызның, романны сәхнәләштергән һәм сәхнәгә куйган, төп рольдә уйнаган Нур Хөсәеновның бик зур хезмәте куелды, рәхмәт сезгә, - диде ул. – Әлеге әсәр белән Казан сәхнәсенә әзерләнәбез.  Галиәсгар Камал театры безнең теләк-тәкъдимне хуплап кабул итте. Казан шәһәрендә Камал театрында 12-14 март көннәрендә Актаныш көннәре – үзешчән артистларыбыз өч спектакль белән чыгыш ясый. 12 майда - Киров халык театры В.Распутинның  “Рәнҗетелгән язмыш” (“Живи и помни”), 13 майда Иске Кормаш халык театры М.Кәримнең  “Айгөл иле” драмасы белән сәхнә тотачак. Быел икесе дә театр смотрында районда беренче урын алды алар. Ә 14 майда Актаныш халык театры  Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи драмасын сәхнәгә куя. Әлбәттә, спектакльне тагын да камилләштереп, артистларның уеннарын, образларны ачып бетереп, әле тагын бер тапкыр - таләпчән Актаныш тамашачысы, ә аннан  Казанда Камал сәхнәсендә республика тамашачысы алдында имтихан тотачакбыз, - диде.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә юеш кар. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..- 2 º, көндез максималь һава температурасы +6 ..+8 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә юеш кар. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+2 º, көндез максималь һава температурасы + 5 ..+10 º.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге шуны искәртә: «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру (иминият стажын һәм пенсия балларын  алу) мәҗбүри пенсия иминиятенә түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына тормышка ашырыла.

Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокукларын үзләре билгеләргә хокуклы.

 

Теркәлү өчен яшәү урыны буенча РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзе белән гариза, паспорт һәм салым органында “һөнәри керемгә салым” махсус режимын кулланучы салым түләүче буларак исәпкә кую турында белешмә булырга тиеш.

Мөһим!!! РПФка иминият взнослары суммасы теләсә кайсы күләмдә түләнә, ләкин 2019 елда аның суммасы 238233,60 сумнан да артмаска тиеш. Иминият взносларын түләү срогы агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча башкарыла.

Игътибар итегез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түләнгән чорлар гына исәпләнә.

Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы билгеләнгән күләмнән ким булмаса, иминият стажына бер ел исәпләнә. Әгәр түләнгән сумма билгеләнгән күләмнән кимрәк булса – иминият стажына түләнгән иминият взносларына пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор исәпләнә. 2019 елга пенсия иминияте өчен иминият взносларының билгеләнгән күләме 29354 сум.

 

Дәүләт Думасы РФ Салым кодексына Аерым төр салымнар белән идарә итүне камилләштерү турындагы төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу хакта: «Әлеге закон проекты Россия Президентының юлламасын тормышка ашыру кысаларында кертелде һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, гражданнар өчен гадел җир салымнарын билгеләүгә юнәлдерелгән. Фатирда яшәгән очракта без – бишәр, шәхси йортта яшәгән очракта җидешәр квардрат метр торак мәйданны күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче һәр балага милек салымыннан азат итәбез. Шулай итеп, гражданнар быел салым йөкләнешенең кимүен сизәчәк».

 

16 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча бердәм кабул итүе булачак.

Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61 нче йорт, үзәк подъезд, 3 нче кат, конференц-зал) узачак.

Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

12 апрельдә хезмәт мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.

“Кайнар элемтә” нең эш вакыты: 9.00-17.00 сәгать.

“Кайнар элемтә” телефоны: (843) 236-00-71.

“Некрополь” күргәзмәләрендә катнашучылар тәкъдиме белән 2019 елның 19-20 июнендә Татарстан Республикасы башкаласында «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Некрополь-Казан» күргәзмәсен үткәрү турында карар кабул ителде. РФ субъектларыннан һәм чит илләрдән бик күп катнашучылар килү планлаштырыла.

Чара ахырында форумда катнашучыларны яңа җирләү комплексына экскурсиягә алып бару һәм шәһәрнең дәвалау учреждениеләренең берсендә бальзамлау буенча квалификацияләрен күтәрү курсын үткәрү планлаштырылган.

Бәян ителгәннәрдән чыгып, сезгә әлеге форумда катнашу мөмкинлеге турында кызыксынган затларга хәбәр итәргә тәкъдим итәбез. 

"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе"


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4 апрель көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту,  иминиятләштерү, эшкә урнашу, матди ярдәм күрсәтү буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән  аңлашып эшләү буенча район башлыгының  җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International