2019 елда сезонлы кыр эшләрен уздыруга республика хуҗалыкларына 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк булачак.
"Бүгенгә 70 мең тонна дизель ягулыгына “Татнефть“ белән тоннасы 42,7 мең сумнан килешү төзелде, бу чәчү кампаниясен оптималь срокларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Аның сүзләренә караганда, язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 киң колачлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда булган тракторларның һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының 95% тан артыгы ремонтланды һәм чәчүгә әзер.