Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге шуны искәртә: «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру (иминият стажын һәм пенсия балларын алу) мәҗбүри пенсия иминиятенә түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына тормышка ашырыла.
Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокукларын үзләре билгеләргә хокуклы.
Теркәлү өчен яшәү урыны буенча РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзе белән гариза, паспорт һәм салым органында “һөнәри керемгә салым” махсус режимын кулланучы салым түләүче буларак исәпкә кую турында белешмә булырга тиеш.
Мөһим!!! РПФка иминият взнослары суммасы теләсә кайсы күләмдә түләнә, ләкин 2019 елда аның суммасы 238233,60 сумнан да артмаска тиеш. Иминият взносларын түләү срогы агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча башкарыла.
Игътибар итегез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түләнгән чорлар гына исәпләнә.
Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы билгеләнгән күләмнән ким булмаса, иминият стажына бер ел исәпләнә. Әгәр түләнгән сумма билгеләнгән күләмнән кимрәк булса – иминият стажына түләнгән иминият взносларына пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор исәпләнә. 2019 елга пенсия иминияте өчен иминият взносларының билгеләнгән күләме 29354 сум.