Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясаганда әйттеләр. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшендә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов ит һәм сөт мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Сөт җитештерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый зур финанс чыганагы ул һәм әлеге мәсьәлә Министрлыкның даими контролендә тора, диде ул.
Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнварында 317 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103%), ит - 98,7 мең тонна (102%). Сөт арттыруда алдынгылар рәтендә Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары.
Республика буенча эре мөгезле терлекләр саны 727,8 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар 241,9 мең баш һәм дуңгызлар - 446,6 мең баш. 83,6 мең баштан артык бозау туган. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм Чистай районнары.
Министр урынбасары шулай ук тарихи татар токымлы атларны үрчетү зарурлыгына да тукталды. Бу максатлар өчен республикада аларны алу һәм тотуга субсидия карала. Тарихи татар токымлы атларны сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга бирелә торган субсидия күләме тотылган чыгымнарның 60%ын тәшкил итә, ә бияләрне тотуга бәйле чыгымнар бер татар токымлы ат өчен 20 мең сум карала. Субсидия, бияләрнең баш санын саклап калганда, ел саен бирелә. Субсидия алу өчен шулай ук һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу шарт.
9 апрель көнне Актаныш район үзәк китапханәсенең уку залында ел башында игълан ителгән “Театр яктылыкка, нурга илтә” викторинасына йомгак ясалды. Актанышбаш авыл җирлеге әлеге викторинада иң актив катнашучы җирлек булды. Чөгәнә авылыннан һәр номинациядә катнашкан Ләлә Солтанова - беренче, Чөгәнә авылы клубы мөдире Алсу Арсланова – икенче, Актанышбаш авылыннан Альбина Хәбибуллина 3 урынга лаек булдылар. Аларга бәйгенең иганәчесе “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең истәлек бүләкләре тапшырылды.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, минималь һава температурасы төнлә -1..+1 º, көндез максималь һава температурасы + 13..+15 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә-иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан,көньяктан 4-9 м/с. Минималь һава температурасы төнлә -3..+2 º, максималь һава температурасы көндез +12 ..+17º.
Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан 29 апрель көнне хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» оештырыла.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.
“Кайнар элемтә” телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре
Электрон хезмәтләр.
1. Россия Федерациясе гражданы паспортын бирү, алмаштыру.
2. Россия Федерациясе гражданнарын тору урыны һәм яшәү урыны буенча Россия Федерациясе чикләрендә теркәү исәбенә алу.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил алмашынучан юнәлешләрдә 3-8 м/с.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-2º, көндез максималь һава температурасы +10..+12 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил алмашынучан юнәлешләрдә 3-8 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º, көндез максималь һава температурасы +9..+14 º.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт узгач ул квитанция алган, анда узган ай өчен түләнергә тиешле әҗәт өстәп язылган булган. Клиентның квитанцияне югалткан булуына бәйле рәвештә алдан түләгәнлекне раслауда кыенлыклар килеп туган.
Мобиль телефоны счетына акчаны банкомат аша салучылар да шундый ук хәлдә калырга мөмкин.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хәбәр итә:
-Әгәр дә сез элеккегечә квитанцияләрегезне интернеттан түгел, ә почта бүлегендә яки банк аша түлисез икән, әлеге түләү кәгазьләрен, түләгәнлекне раслауга бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен квитанцияләрне сакларга кирәк. Сакланган түләү кәгазьләре кайсы очракларда кирәк булырга мөмкин? Әгәр сезнең түләү счетка барып кермәсә яки хаталар – төгәлсезлекләр булса. Мондый очракларда квитанцияләр сезгә алга таба башкарылган түләүләрдә ялгышмаска һәм коммуналь хезмәтләргә әҗәтләрнең булмавын расларга яисә Сездән акчаның китүен, ләкин төгәлсезлекләр булуын дәлилләргә булышачак. Квитанцияләрне күпме сакларга кирәк? Квитанцияләрне саклауга бәйле конкрет вакыт аралыгы закон дәрәҗәсендә билгеләнмәгән. Ләкин РФ Гражданлык кодексында (196 маддә) дәгъва белдерү срогы – судка мөрәҗәгать итү һәм сезнең тарафтан түләүнең гамәлгә ашырылганлыгы турында дәлилләү мөмкин булган срок дигән төшенчә бар. Ул 3 ел тәшкил итә. Ягъни түләү кәгазьләрен кимендә 3 ел саклау кирәк. Судлар еш кына өч елдан соң да дәгъваларны кабул итә. Мондый очракларда суд карар чыгарсын өчен сезнең дәгъваның нигезләнгән булуы мөһим.
2019 елның 12 апрелендә, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Дәминов Актаныш районы прокуратурасы бинасында гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 3-09-13.
Актанышбаш авыл җирлегендә Әҗәкүл авылы балалар бакчасы нәниләре дә “Эковесна-2019” акциясенә кушылды. 8 апрель көнне Иске Идел елгасына экскурсия ясап, туган як табигате белән танышты алар. Балалар табигатьне дә күзәтте, язгы сынамышларны да искә төшерде. Табигатьне саклау, әйләнә-тирәбезне чиста тоту кирәклеге хакында да сөйләште балалар тәрбияче апалары Нәкыя Миннәхмәтова белән. Бергәләп, яр буендагы чүпләрне махсус үзләре алап килгән пакетларга да җыйдылар.
6 апрельдә Башкортостан Республикасы Дүртөйле районында узган волейбол уеннары буенча Урал лигасының “Урал кубогы” икенче зона уеннарында катнашып, Актаныш волейбол җыелма командасы беренче урын яулады. Спортчыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!