ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт узгач ул квитанция алган, анда узган ай өчен түләнергә тиешле әҗәт өстәп язылган булган. Клиентның квитанцияне югалткан булуына бәйле рәвештә алдан түләгәнлекне раслауда кыенлыклар килеп туган.
Мобиль телефоны счетына акчаны банкомат аша салучылар да шундый ук хәлдә калырга мөмкин.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хәбәр итә:
-Әгәр дә сез элеккегечә квитанцияләрегезне интернеттан түгел, ә почта бүлегендә яки банк аша түлисез икән, әлеге түләү кәгазьләрен, түләгәнлекне раслауга бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен квитанцияләрне сакларга кирәк. Сакланган түләү кәгазьләре кайсы очракларда кирәк булырга мөмкин? Әгәр сезнең түләү счетка барып кермәсә яки хаталар – төгәлсезлекләр булса. Мондый очракларда квитанцияләр сезгә алга таба башкарылган түләүләрдә ялгышмаска һәм коммуналь хезмәтләргә әҗәтләрнең булмавын расларга яисә Сездән акчаның китүен, ләкин төгәлсезлекләр булуын дәлилләргә булышачак. Квитанцияләрне күпме сакларга кирәк? Квитанцияләрне саклауга бәйле конкрет вакыт аралыгы закон дәрәҗәсендә билгеләнмәгән. Ләкин РФ Гражданлык кодексында (196 маддә) дәгъва белдерү срогы – судка мөрәҗәгать итү һәм сезнең тарафтан түләүнең гамәлгә ашырылганлыгы турында дәлилләү мөмкин булган срок дигән төшенчә бар. Ул 3 ел тәшкил итә. Ягъни түләү кәгазьләрен кимендә 3 ел саклау кирәк. Судлар еш кына өч елдан соң да дәгъваларны кабул итә. Мондый очракларда суд карар чыгарсын өчен сезнең дәгъваның нигезләнгән булуы мөһим.
Госалкогольинспекция РТ – Лилия Камалова