Хәрби хезмәткә чакыру вакытында гражданнарның хокукларын яклау буенча “Кайнар элемтә” эшләячәк

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан 29 апрель көнне хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча  «Кайнар элемтә»  оештырыла.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

“Кайнар элемтә” телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International