“Театр яктылыкка, нурга илтә” викторинасында җиңүчеләр билгеләнде

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

9 апрель көнне Актаныш район үзәк китапханәсенең уку залында ел башында игълан ителгән “Театр яктылыкка, нурга илтә” викторинасына йомгак ясалды. Актанышбаш авыл җирлеге әлеге викторинада иң актив катнашучы җирлек булды. Чөгәнә авылыннан һәр номинациядә  катнашкан  Ләлә Солтанова - беренче, Чөгәнә авылы клубы мөдире Алсу Арсланова – икенче, Актанышбаш авылыннан Альбина Хәбибуллина 3 урынга лаек булдылар. Аларга бәйгенең иганәчесе “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International