3 апрельдә Дәүләт Думасында «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Фән» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында доклад белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина " Хөкүмәт сәгате» турында аңлатма бирде: «Бик күп актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды - аналарга ярдәм итү, туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү, яследә өстәмә урыннар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, диспансерлаштыру, сәламәт туклану.
Балалар диабеты проблемасына аерым игътибар бирелде: хәзер балалар өчен инсулин помпалары чыгымнары (шикәр диабеты белән авыручыларга бик югары төгәллек белән инсулин кертергә мөмкинлек бирә торган уникаль кыйммәтле приборлар, аларда дозировкада хаталар булмый) дәүләт гарантияләре программасы буенча бирелә торган ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертелде һәм бу безнең авыруларга зур ярдәм. Шикәр диабеты белән авыручы барлык балалар да помпалар өчен материалларны бушлай, дәүләт хисабына ала алалар, ә бу гаилә бюджеты өчен аена 10-15 мең сум акчаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк».