Техниканы язгы чәчүгә иң яхшы әзерләгән хуҗалыкка 100 000 сум!

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Актаныш районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүген техник караулар иртәннән үк башланып китте. Язгы чәчүгә техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыклар арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның беренче урын алучы хуҗалыкка биреләчәк махсус премиясе күләме 100 000 сум! Икенче урын алучы хуҗалык - 75 000, өченче урын алучы хуҗалык 50 000 сум күләмендә премия алачак.

Хезмәт кешесенә игътибар һәм хөрмәт билгесе булган мондый кызыксындыру чарасы чәчүне бер тын белән, кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Күтәренке кәеф, төзек техника, сыйфатлы орлык һәм тәҗрибәле игенчеләр, җитәкче-белгечләр хезмәте - һәммәсе Актаныш игенчесенә уңыш китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International