Актаныш район Советында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру буенча брифинг узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген, 2 апрельдә, район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды. Татарстан Республикасында һәм Актаныш районында дәүләт телләре турында законның үтәлеше, куелган таләпләр белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева https://www.instagram.com/tv/BvvqqjtomMG/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=4f91ianfvept, район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Зөлфәт улы Сәлимов https://www.instagram.com/tv/BvvsY8IIGwd/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=8kjio8dhez22  таныштырдылар.

Узган ел Татарстан Республикасында барлык шәһәр һәм муниципаль дәүләт оешмалары өчен мониторинг системасы эшләнде, ай саен район-шәһәрләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясап барылды. Муниципалитетлар гына түгел, ведомстволар һәм министрлыклар эше дә, сайтларның ике телдә алып барылуы да тикшерелде.

Актаныш районында дәүләт телләре турындагы законнарның гамәлдә кулланылуы буенча район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә 14 март көнне киңәшмә узды, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Ачыкланган кимчелекләрне төзәтү һәм дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча җаваплы җитәкче-белгечләр билгеләнде.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру буенча узган брифингта 2019 ел дәвамында районда, авыл җирлекләрендә эшләнәчәк эш планы, бурыч-максатлар белән дә таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы https://www.instagram.com/tv/BvvwEXLoHB4/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=tntuqxwjj65g  .

Фикер алышуларда район җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Зиннур кызы Хафизова https://www.instagram.com/tv/BvvvSwkoO90/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=3cctnxu996cf  , район ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыев https://www.instagram.com/tv/Bvvt5KeIyBB/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=jze6ljmp1i7a  эшлекле тәкъдимнәре белән катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International