2019 елда яңа "Дача конституциясе" дип аталган федераль закон үз көченә керде. Бу закон бакчачылар тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Йорт яны хуҗалыклары хуҗаларының да сораулары туа, алар дача сезоны ачылу белән аеруча актуальләшә.
"Кайнар элемтә" Росреестрның Федераль кадастр палатасы тарафыннан оештырылган шәһәр читендәге күчемсез милек хуҗаларына хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы кысаларында үткәрелә.
Бакча участокларында нәрсә төзергә була? Дачада ничек теркәлергә? Теплицалар өчен салым түләргә кирәкме? Артык салым түләүне ничек булдырмаска? Штраф нинди очракларда түләнә? Скважиналар һәм коеларны лицензияләргә кирәкме? Үз төзелеш нәрсә ул? Бакчачыларның шушы һәм башка мөһим сорауларына белгечләр җавап бирәчәк. “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 514-90-77 (доб.2293) 23 майда 8.00 – 15.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Актаныш авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелек тармагы эшчәнлегендә апрель ае буенча һәм ел башыннан эшчәнлеккә нәтиҗә бүген – 17 май көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында ясалды.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш белгечләре, фермерлар, авыл җирлеге башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үтүче әлеге киңәшмә һәр айны Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында үтә.
Иң элек, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләре буенча шәхси хуҗалыкларда мал асраучыларның, фермерларның апрель аенда малларның сакланышы, алар саткан сөт күләме һәм сатылган сөткә түләү суммалары белән таныштырды. Шунысы сөенечле, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал санын ишәйтүгә теләк белдереп, быел 45 гариза кергән. Әлеге субсидияләрне кайтаруда район җитәкчелеге, идарә белгечләре, авыл җирлеге башлыклары бергәләп эш оештыра, мөмкинлекләр тудыра.
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәялүче рейтингта апрель ае нәтиҗәләре буенча Иске Сәфәр, Аеш, Такталачык җирлекләре үсеш күрсәтте. Беренче урынны яулаган Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага район башлыгы Энгель Фәттахов "Ат" сынын тапшырды.
Район хуҗалыкларындагы айлык эшчәнлеккә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров анализ ясады. Баш саннарының сакланышы, акча кереме, ит-сөт җитештерү белән таныштырып, эш барышын ул хуҗалык фермалары мөдирләренең эшчәнлеге аша анализлады. Ит-сөт җитештерүдә беренче өч урынны алучы ферма мөдирләре һәр ай саен район башлыгының махсус премиясе белән бүләкләнә, монысында да җиңүчеләргә премияләр тапшырылды. Район башлыгының максатчан премиясе хәзер нәтиҗәле эшчәүче фермерларга да тапшырыла. Апрель ае йомгаклары буенча Чалманараттан Исфария Яппаровага, Чуракайдан Илфак Камаловка, Түкедән Зөбәрҗәт Нуретдиновка да Энгель Нәвап улы премияләр тапшырды.
Хуҗалыклар арасында апрель ае нәтиҗәләре буенча “Ташкын” хуҗалыгы беренчелекне яулады. “Ат” сынына хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов ия булды.
Җәйләүләрнең әзерлеге буенча җиңүче хуҗалыклар да бәян ителде киңәшмәдә. Беренче урында "Ташкын" хуҗалыгының Иске Байсар, икенче урында "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш, өченче урында "Нур" хуҗалыгының Уразай җәйләве.
Энгель Нәвап улы май-июнь айларында җәйләүләрдә терлекләрне көтү һәм ашату буенча да фикерләрен әйтеп, сөт җитештерүне арттыруда планлы эшләргә кирәклеген дә искәртте.
Җәйге чор - һәр тармакта да киеренке, тынгысыз вакыт. Алдагы атнадан терлек азыгы әзерләүче техникаларның әзерлеген карау буенча да комиссияләр үз эшен башлаячак. Уракка чыгучы комбайннарны әзерлек сызыгына куярга да санаулы көннәр генә калып бара.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17 м/с кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9 º.
Көндез максималь һава температурасы +14..+16 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр һәм боз явачак. Көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +5..+10 º.
Көндез максималь һава температурасы +12..+17 º.
Дәүләт Думасы Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына законсыз миграция белән көрәшкә юнәлдерелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде:
"Кызганычка каршы, бүген шундый компанияләр эшчәнлеге киң таралыш алды, алар консультация хезмәтләре күрсәтү рәвешендә мигрантларга законда каралган процедураларны урап үтеп эшләнгән документлар тапшыралар. Ул документлар Россиягә керергә һәм яшәргә нигез булып тора. Шул ук вакытта турыдан-туры оештыру белән шөгыльләнмәгән, ә бары арадашчылар буларак катнаша торган затлар еш кына җаваплылыктан китә. Шулай итеп, закон проекты миграция хокук бозулар өлкәсендә хокук куллану практикасын камилләштерүгә юнәлдерелгән».
Җинаять кодексының «Законсыз миграцияне оештыру» маддәсен яңа квалификацияле билгеләнү белән тулыландыру тәкъдим ителә. Мондый хокук бозулар өчен 500 мең сумга кадәр штраф белән җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.
Закон проекты шулай ук кирәкле документларны законсыз алуда арадашлык өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.
Чит ил гражданының яисә РФ территориясендә гражданлыгы булмаган затның керүенә, шулай ук Россия территориясе аша транзит йөрү өчен кирәкле документларны законсыз алуда арадашлык өчен дә җинаять җаваплылыгы каралачак. Моның өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, яисә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү каралган.
2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге 3-09-62, (88552) 32-06-78 телефоннарында - балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, 2019 елның 5 июненнән 19 июненә кадәр вакыт аралыгында балалар ялы буенча “Кайнар элемтә” оештыра.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 4-9 метрга кадәр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр, яшен булганда секундына 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+17 º.
Көндез максималь һава температурасы +22..+24 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән көчле. Урыны белән яшенле яңгыр, боз. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 4-9 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр, урыны белән секундына 20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º.
Көндез максималь һава температурасы +21..+26 º.
Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты иң зирәк, иң акыллы, иң җитез, иң булган, гимназия исемен бөтен республикага, районга мактаулы яктан таныткан талантлы укучыларны хөрмәтләү тантанасы оештырды.
“Уңышка юл” алдынгыларны бүләкләү тантанасында уку йортының барлык укытучы-тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. 2018-2019 уку елына йомгак ясалды, алдагы уку-укыту эшчәнлегенә максатлар билгеләнде.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көне белән котлыйм.
Гаилә — ул иң якын һәм кадерле кешеләр, ул һәммәбез өчен дә тормышта үз-үзеңә ышаныч уята торган иң мөкатдәс урын. Гаиләдә без шәхес булып формалашабыз, гаиләдә булган тәрбия безнең дөньяга карашыбызны билгели. Райондагы һәр гаилә - безнең районыбызның киләчәге. Гаиләдәге әби-бабай, әни-әти, бала, онык – һәммәсен без бербөтен итеп күрәбез, бер-берсенә хөрмәттә яшәүче тулы һәм ишле гаилә борынгыдан татарның, милләтнең горурлыгы булган.
Бүгенге күркәм бәйрәмдә, иң беренче чиратта, дистә еллар дәвамында бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган гаиләләрне ихлас күңелдән котларга телим. Кадерле әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар һәм оныкларыбыз, бер-берегезгә игелекләр генә кылып, ярдәмләшеп яшәгез, гаилә учагының мәхәббәте һәм җылылыгы көч биреп, барыр юлыгызны яктыртсын, уңыш китерсен! Безнең районда бәхетле, тату гаиләләр күбрәк булсын! Һәр гаиләдә шатлыклы балалар тавышы яңгырасын! Чөнки балалар-безнең киләчәгебез!
Бәйрәм белән!
Кичә, 14 майда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Итил суы ака торур” тарихи спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне Казанга Әлфия Афзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры алып килде. Казанда 12 – 14 май көннәрендә Актаныш театры көннәре булды.
Тарихи спектакль 1993 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарында куелган. Шуннан бирле Нурихан Фәттахның әлеге әсәре сәхнәләштерелмәгән. Быел исә Актаныш халык театры коллективы бу эшкә алынган.
Тамашачылар арасында булган татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев тарихи әсәрләрне сәхнәләштерү бик авыр хезмәт икәнен аңлатты. “Беренчедән, финанс яктан бик кыйммәткә төшә, костюмнар әзерләве бик авыр. Икенчедән, шул чорның рухына кереп, тарихны бик яхшылап өйрәнү кирәк. Өченчедән, тарихи әсәрнең заман белән бәйләнгән булуы мөһим, ул бүгенге вазгыять белән яңгыраш табарга тиеш”, - диде ул.
Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театрының Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихы романын сәхнәләштереп, Камал театры сәхнәсендә куюларына якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев югары бәя бирде – Рәхмәтен белдерде.
“Татарлар – театр сөючән генә түгел, театр уйнауга һәвәс һәм сәләтле халык. Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры коллективы – бу милли күренешнең күркәм бер үрнәге булып тора. Әйтергә кирәк – лаеклы үрнәге. Мин якташларымның таланты һәм тәвәккәллеге белән горурланам. Олы әдибебез Нурихан ага Фәттахның мәшһүр “Итил суы ака торур” тарихи әсәрен сайлап, аны Татарстанның иң абруйлы сәхнәсендә – Камал театрында куярга җөрьәт итү өчен тырышлык һәм талант кына түгел, үз-үзеңә ышаныч та, яхшы мәгънәдә үҗәтлек тә кирәк. Булдырасыз!” – диелә әлеге Рәхмәт хатында.