Дәүләт Думасы Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына законсыз миграция белән көрәшкә юнәлдерелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде:
"Кызганычка каршы, бүген шундый компанияләр эшчәнлеге киң таралыш алды, алар консультация хезмәтләре күрсәтү рәвешендә мигрантларга законда каралган процедураларны урап үтеп эшләнгән документлар тапшыралар. Ул документлар Россиягә керергә һәм яшәргә нигез булып тора. Шул ук вакытта турыдан-туры оештыру белән шөгыльләнмәгән, ә бары арадашчылар буларак катнаша торган затлар еш кына җаваплылыктан китә. Шулай итеп, закон проекты миграция хокук бозулар өлкәсендә хокук куллану практикасын камилләштерүгә юнәлдерелгән».
Җинаять кодексының «Законсыз миграцияне оештыру» маддәсен яңа квалификацияле билгеләнү белән тулыландыру тәкъдим ителә. Мондый хокук бозулар өчен 500 мең сумга кадәр штраф белән җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.
Закон проекты шулай ук кирәкле документларны законсыз алуда арадашлык өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.
Чит ил гражданының яисә РФ территориясендә гражданлыгы булмаган затның керүенә, шулай ук Россия территориясе аша транзит йөрү өчен кирәкле документларны законсыз алуда арадашлык өчен дә җинаять җаваплылыгы каралачак. Моның өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, яисә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү каралган.