Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театрының Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихы романын сәхнәләштереп, Камал театры сәхнәсендә куюларына якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев югары бәя бирде – Рәхмәтен белдерде.
“Татарлар – театр сөючән генә түгел, театр уйнауга һәвәс һәм сәләтле халык. Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры коллективы – бу милли күренешнең күркәм бер үрнәге булып тора. Әйтергә кирәк – лаеклы үрнәге. Мин якташларымның таланты һәм тәвәккәллеге белән горурланам. Олы әдибебез Нурихан ага Фәттахның мәшһүр “Итил суы ака торур” тарихи әсәрен сайлап, аны Татарстанның иң абруйлы сәхнәсендә – Камал театрында куярга җөрьәт итү өчен тырышлык һәм талант кына түгел, үз-үзеңә ышаныч та, яхшы мәгънәдә үҗәтлек тә кирәк. Булдырасыз!” – диелә әлеге Рәхмәт хатында.