Яхшы укысаң - яңа велосипед һәм... чит илгә юллама

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты иң   зирәк, иң акыллы, иң җитез, иң булган, гимназия исемен бөтен республикага, районга мактаулы яктан таныткан талантлы укучыларны хөрмәтләү тантанасы оештырды.

“Уңышка юл” алдынгыларны бүләкләү тантанасында уку йортының барлык укытучы-тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. 2018-2019 уку елына йомгак ясалды, алдагы уку-укыту эшчәнлегенә максатлар билгеләнде.

                         Могҗизалар җидәү булсын

  • Гимназиядә белем алучы 157 укучының 52 се республика олимпиадаларында җиңүче яки призер исеменә лаек булды. Мондый югары нәтиҗәгә республикадагы берничә генә гимназия ирешә. Педагогик коллектив, укучылар һәм ата-аналарның зур хезмәте бу. Әлбәттә, балаларның сәләте олимпиадада җиңүләре буенча гына бәяләнми. Татарстанның фән һәм мәгариф министры булып эшләгәндә Швейцария мәктәпләренең белем бирү системасын үрнәккә куя идек. Менә өченче ел гимназиядә дә шушы илдәге кебек балл системасы белән укучыларның еллык эшчәнлеге бәяләнә. Уку йортын тәмамлаганда укучылар татарча, русча, инглизчә камил аралаша белерләр дигән теләктә калам.  Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Татарстанда татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирүче алты полилингваль комплекс ачылачак.  Актаныш гимназиясе XXI гасыр компетенциясенә туры килә торган мәктәпләрнең җиденчесе булсын иде, - диде үзенең котлау сүзләрен җиткергәндә Актаныш  районы башлыгы Энгель Фәттахов. Тантанада Энгель Нәвап улы тәрбияче Ленар Хөсәеновка һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Шәвәлиевкә район башлыгының  - Мактау кәгазен, биология укытучысы Зөлфия Исламовага, тәрбияче Айгөл Әхмәтгалиевага Рәхмәт хатын тапшырды.

 

“Сезне арысланнарга тиңлим!”

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев Актаныш гимназиясе укучыларын арысланнар белән тиңләде :

- Гимназиядә 157 бала укый дип әйттеләр. Бу сан азмы, күпме? Моннан берничә ел элек  Кытайдагы 5-6 мең татар яшәүче Голҗә каласына бардым. Шулкадәр генә татар өчен шунда барып йөрисеңме, дип сорадылар. 5-6 мең сарык булса, аз, ә 5-6 мең арыслан булса, ул  - бик күп, дип җавапладым. Менә монда да 157 арыслан кебек акыллы егетләр, чибәр-матур кызлар җыелгансыз. Киләчәктә һәммәгез татар милләтен яклардай, саклардай, үз артыгыздан күпләрне ияртердәй шәхес булсагыз, милләтнең киләчәге өметле дип саныйм. Бай күргәзмәдә укучылар кулы белән эшләнгән нинди генә проектлар юк. Татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы, матбугаты, туган телне өйрәнү, саклау, аш-су турында да проектлар бар. Мин гимназиягә оешкан вакытында килгән идем.  Бик матур хыял иде. Бүген мин бу хыялның тормышка ашуын күрдем. Чынбарлык- хыялдан да матуррак булып чыкты. Республика җитәкчелеге ярдәме белән Энгель Фәттахов оештырып аякка бастырган әлеге гимназия әле бик күп мәктәпләргә, гимназия-лицейларга юл күрсәтүче   булыр.  Полилингваль мәктәп ачарга телиләр икән, аның башында сезнең гимназия тора. “Белем. Тәрбия. Алга караш” дигән шигарегезгә сез генә түгел, без дә ирешә алсак, милләтебезнең киләчәге өметле, - дип, гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирде Рәзил Исмәгыйль улы һәм республикакүләм җиңүләргә ирешкән укучыларга бүләкләр тапшырды.

 

Республика өчен бергәләп!

Алдынгыларны котларга сәхнәгә күтәрелгән Казандагы “Талантлар университеты” башкарма директоры Айдар Акмалов, КФУның Алабуга институты директор урынбасары Гөлназ Саттарова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан Тәбрис Яруллин, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков гимназия укучыларын   хәзердән үк үзара хезмәттәшлеккә чакырды. Фойедагы күргәзмә белән якыннан танышу һәм гимназия директоры Рузилә Гарипованың барлык эшчәнлекне колачлаган еллык йомгак чыгышын тыңлаганнан соң, әнә шундый җитди тәкъдимнәр дә булды. Рузилә Илдар кызы педагогик коллективның һөнәри осталыгын үстерү, укучыларның ирешкән уңышлары, өстәмә белем бирү, тәрбия юнәлеше һ.б. турында сөйләде. Ата-аналар белән эш, балалар оешмасы, интернат тормышы, эшлекле очрашулар турында хисап тотты. Аеруча уңышларга ирешкән укытучыларга гимназия җитәкчелегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

 

Җәен чит илгә - Мальтага, Англиягә...

Сәхнә үзәгендә, әлбәттә, гимназия укучылары үзләре булды. Укучыларның “Ак нур” җыр һәм “Хәзинә” бию ансамбльләре, нәфис сүз сөйләүчеләр тамашачыларга матур концерт  тәкъдим итте. Видеоелъязма аша һәртөрле эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштык. Иң дулкынландыргыч мизгелләр барыбызны да алда көткән икән! 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча уку, олимпиада, конкурслар, тәрбиялелек критерийларын үз эченә алган рейтинг нәтиҗәләре буенча 5-6, 7-8, 9-11 сыйныфлардан 15 укучы әти-әниләре белән сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнде. Ә иң югары балл җыйган 6 сыйныфтан Айнур Гыйлаев, 8 сыйныфтан Нәфисә Вәлиева, 10 сыйныфтан Эльвина Галләмовага Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов үзенең бүләген-велосипедлар тапшырды. Җәйге каникуллар вакытында әлеге 15 укучы инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү максатыннан чит илгә җибәреләчәк. 

Автор - Ләйсән Газизова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International