Актаныш авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелек тармагы эшчәнлегендә апрель ае буенча һәм ел башыннан эшчәнлеккә нәтиҗә бүген – 17 май көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында ясалды.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш белгечләре, фермерлар, авыл җирлеге башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үтүче әлеге киңәшмә һәр айны Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында үтә.
Иң элек, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләре буенча шәхси хуҗалыкларда мал асраучыларның, фермерларның апрель аенда малларның сакланышы, алар саткан сөт күләме һәм сатылган сөткә түләү суммалары белән таныштырды. Шунысы сөенечле, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал санын ишәйтүгә теләк белдереп, быел 45 гариза кергән. Әлеге субсидияләрне кайтаруда район җитәкчелеге, идарә белгечләре, авыл җирлеге башлыклары бергәләп эш оештыра, мөмкинлекләр тудыра.
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәялүче рейтингта апрель ае нәтиҗәләре буенча Иске Сәфәр, Аеш, Такталачык җирлекләре үсеш күрсәтте. Беренче урынны яулаган Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага район башлыгы Энгель Фәттахов "Ат" сынын тапшырды.
Район хуҗалыкларындагы айлык эшчәнлеккә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров анализ ясады. Баш саннарының сакланышы, акча кереме, ит-сөт җитештерү белән таныштырып, эш барышын ул хуҗалык фермалары мөдирләренең эшчәнлеге аша анализлады. Ит-сөт җитештерүдә беренче өч урынны алучы ферма мөдирләре һәр ай саен район башлыгының махсус премиясе белән бүләкләнә, монысында да җиңүчеләргә премияләр тапшырылды. Район башлыгының максатчан премиясе хәзер нәтиҗәле эшчәүче фермерларга да тапшырыла. Апрель ае йомгаклары буенча Чалманараттан Исфария Яппаровага, Чуракайдан Илфак Камаловка, Түкедән Зөбәрҗәт Нуретдиновка да Энгель Нәвап улы премияләр тапшырды.
Хуҗалыклар арасында апрель ае нәтиҗәләре буенча “Ташкын” хуҗалыгы беренчелекне яулады. “Ат” сынына хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов ия булды.
Җәйләүләрнең әзерлеге буенча җиңүче хуҗалыклар да бәян ителде киңәшмәдә. Беренче урында "Ташкын" хуҗалыгының Иске Байсар, икенче урында "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш, өченче урында "Нур" хуҗалыгының Уразай җәйләве.
Энгель Нәвап улы май-июнь айларында җәйләүләрдә терлекләрне көтү һәм ашату буенча да фикерләрен әйтеп, сөт җитештерүне арттыруда планлы эшләргә кирәклеген дә искәртте.
Җәйге чор - һәр тармакта да киеренке, тынгысыз вакыт. Алдагы атнадан терлек азыгы әзерләүче техникаларның әзерлеген карау буенча да комиссияләр үз эшен башлаячак. Уракка чыгучы комбайннарны әзерлек сызыгына куярга да санаулы көннәр генә калып бара.