ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Актаныш халык театры Камал сәхнәсендә – Татар-информ, онлайн-трансляция.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына  сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сумка сатып алганда ул ярдәм сорап кибет консультантына мөрәҗәгать иткән, ләкин хәтта консультант ярдәмендә дә ахырдан сумка дөрес сайлап алынмаган. Туташ өенә кайткач кына сумканы дөрес сайламаганлыгы турында аңлаган. Әлеге сумка аның киенү стиленә бер дә туры килми икән. Белгечләр туташка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 маддәсе нигезендә сумканы алмаштыру турында дәгъва хаты белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

Бүген, 14 майда, район Советының киңәшмәләр залында балаларның җәйге ялын оештыру буенча брифинг узды.

Актаныш районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы Шәфыйкова, район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге - “ФОРПОСТ” җитәкчесе Назил Назыйф улы Латыйпов, район  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Әнәс улы Вәлиев чыгыш ясадылар.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил көнчыгыштан секундына 4-9, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+18º.

Көндез максималь һава температурасы +27..+29º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән яңгыр, боз явачак.

Җил көнчыгыштан секундына 4-9, урыны белән көчәйгәндә, секундына 14 метрга кадәр көчәйгәндә, секундына 17-22 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+19 º .

Көндез максималь һава температурасы +25..+30 º.

Үзәк стадионда ТАССРның 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиадада йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча укучылар арасында җиңүчеләр ачыкланды.

Төп белем бирү мәктәпләре буенча Әтәс-I, Яңа Әлем-II, Күҗәкә-III; урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында  Актанышның 1 нче мәктәбе -I, Актанышның 2 нче мәктәбе - II, кадет-интернат мәктәбе III урын.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

11 майда Әлмәт шәһәрендә ТР көньяк-көнчыгыш зонасында МЛБЛ чемпионатының, «Татнефть» җәмгыяте кубогына ТР АБЛ VII ачык чемпионатының финал уены узды.

Актанышның "Ак Бүре" баскетбол командасы Урыссуның "Ирбис" командасы  белән очрашты. Лиганың иң көчле командаларының драматик көрәшен уенда катнашкан һәммә кешене  киеренке тотты. 7 ай дәвам иткән кызыклы сезон финал матчы белән тәмамланды. Газизҗанов Азат, Истомин Данил иң яхшы уенчылар дип табылды.

Очрашу исәбе 59-57. "Ак Бүре" командасы чемпион булды. "Ирбис" көмеш медаль яулады. "Лицей 2 "командасы бронза медаль яулады.

17 май көнне 18.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концерты уздырыла.

Хөрмәтле сәнгать сөюче дусларыбыз! Сәнгать мәктәбе укучыларның иҗат концертына дәшә, рәхим итегез!

Керү бушлай.

18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан Актаныш районы Туган як музее түбәндәге чаралар уздыра:

- “Ул елларны онытып булмый” - Актаныш урта мәктәбен 1981 елда тәмамлаган классташлар очрашуы – 10 А,

- “Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулуны каршылап Актаныш төбәгенән чыккан 90 күренекле шәхес” циклын ачу,

- “Халыкны яшәткән кораллар” – борынгы эш кораллары турында уен-викторина.

Шәрип Шәймиев музей-йорты тәкъдим итә:

- Театр елы уңаеннан “Театраль викторина”.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актаныш районының барлык торак пунктларында узды. Шул исәптән Тыңламас һәм Кәзкәй авылларында Җиңү һәйкәле янында кадет интернат-мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Чәчәкләр салу тантанасы бәйрәм атмосферасында узды. Җиденче сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Л. Р. белән берлектә, Җиңү һәйкәленә венок салдылар. Тантаналы музыка, сугыш еллары җырлары яңгырады. Шулай ук ветераннар алдында Актаныш кадет интернат-мәктәбенең тынлы оркестры чыгыш ясады. Каравылда укучылар-кадетлар парад формасында торды. Кәеф бәйрәмчә иде. Ветераннарны "Коммунсервис-Актаныш" директоры Кустова Р. З., Кәзкәй авыл  җирлеге башлыгы Хурмаев М.М., кадет интернат-мәктәбе директоры Ялалов И. И. һәм Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурлыев Н.Г. котлады. Нурулла Гаянович район башлыгы исеменнән сугыш һәм тыл ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык чыгышларда да аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм якыннарының күңел җылысы теләделәр.

Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу узды - фоторепортаж.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International