Бүген, 14 майда, район Советының киңәшмәләр залында балаларның җәйге ялын оештыру буенча брифинг узды.
Актаныш районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы Шәфыйкова, район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге - “ФОРПОСТ” җитәкчесе Назил Назыйф улы Латыйпов, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Әнәс улы Вәлиев чыгыш ясадылар.