Кадетлар ветераннарны тынлы оркестрда уйнап котлады

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актаныш районының барлык торак пунктларында узды. Шул исәптән Тыңламас һәм Кәзкәй авылларында Җиңү һәйкәле янында кадет интернат-мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Чәчәкләр салу тантанасы бәйрәм атмосферасында узды. Җиденче сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Л. Р. белән берлектә, Җиңү һәйкәленә венок салдылар. Тантаналы музыка, сугыш еллары җырлары яңгырады. Шулай ук ветераннар алдында Актаныш кадет интернат-мәктәбенең тынлы оркестры чыгыш ясады. Каравылда укучылар-кадетлар парад формасында торды. Кәеф бәйрәмчә иде. Ветераннарны "Коммунсервис-Актаныш" директоры Кустова Р. З., Кәзкәй авыл  җирлеге башлыгы Хурмаев М.М., кадет интернат-мәктәбе директоры Ялалов И. И. һәм Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурлыев Н.Г. котлады. Нурулла Гаянович район башлыгы исеменнән сугыш һәм тыл ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык чыгышларда да аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм якыннарының күңел җылысы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International