Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сумка сатып алганда ул ярдәм сорап кибет консультантына мөрәҗәгать иткән, ләкин хәтта консультант ярдәмендә дә ахырдан сумка дөрес сайлап алынмаган. Туташ өенә кайткач кына сумканы дөрес сайламаганлыгы турында аңлаган. Әлеге сумка аның киенү стиленә бер дә туры килми икән. Белгечләр туташка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 маддәсе нигезендә сумканы алмаштыру турында дәгъва хаты белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.
Ә инде хәзер әлеге аксессуарны дөрес сайлау мәсьәләсенә төшенеп карыйк.
Сумка – тышкы образның аерылгысыз бер өлеше һәм иң әһәмиятле аксессуарларның берсе булып тора.
Әйдәгез хәл итик: нәрсәгә игътибар бирергә?
Гади генә 4 кагыйдә бар, аларны үтәгән очракта сезнең образ тагын да гармониялерәк күренер.
Сумка сезнең фигурага туры килергә тиеш. Зурлыгы бик әһәмиятле. Ул гәүдәгә килешле булырлык булсын. Әгәр сезнең фигурагыз кечкенә һәм нәфис икән, ул чакта кечкенә сумкаларны сайларга кирәк. Зурлыгы буенча үзегездән зуррак булган баул күтәреп йөрү дә кирәкмәс. Әгәр сез тулы гәүдәле хатын-кыз булсагыз, кечкенә сумкаларга өстенлек бирү килешеп бетмәс, уртача зурлыктагы сумкаларны сайлагыз. "Рlus size" зурлыгындагы туташлар өчен үзенең үлчәменә һәм буй озынлыгына карата уртачарак зурлыктагы сумкага игътибар итү кулай булыр.
Дөрес сайланган төс.
Көндәлек образлар өчен иң туры килә торган сумка төсе – соры, соры-коңгырт, сөт төсендәге ак һәм зәңгәр (офис өчен). Әгәр сез төсмерне дөрес итеп сайласагыз, сумкагыз сезне кышын да, җәен дә сөендереп торыр, яраткан образыгызны тулыландырыр.
Карага алмаш – зәңгәрдән башлап куе кызыл төскә кадәр – барлык басынкы төсләр.
Аяк киеме төсенә карап сумка төсен сайлау – хәзер инде модада түгел.
Сыйфатлы фурнитура
Сумка алганда замокларның, андагы язуларның, тоткаларның һәм калган барлык фурнитураның сыйфатына игътибар бирегез. Детальләрнең барысы да сыйфатлы һәм пөхтә ясалган булырга тиеш.
Фурнитураның төсе ул хәтле зур әһәмияткә ия түгел, образда барлык металларны да бер төсле итеп сайларга димәгән.
Сумканың формасы әһәмиятле.
Катылыгы буенча сумкаларның төрле вариантлары бар: йомшак, формасыз сумка-капчыклар, бик каты, йомшак, ләкин төгәл формалары булган сумкалар. Көндәлек тормыш өчен формасын саклап тотучы сумка менә дигән булачак. Нәкъ шундый модельләргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Алар теләсә кайсы образга яраша һәм бик урынлы күренә.
Йомшак формалы сумкалар күркәм күренә, алар билгеле бер образларны яхшы тулыландыра, ләкин көндәлек вариант сыйфатында калыша төшә.
Хәзер инде сез көндәлек өчен сумканы ничек сайларга кирәклеге хакында беләсез! Әлеге гади киңәшләрне истә тотарга тырышыгыз, ул чакта нәкъ үзегезгә тиешлесен һичшиксез табарсыз! Сатып аласы әйберләрегез уңышлы булсын!
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы