8 май көнне Пучы авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Авыл халкы, хуҗалык, оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бакчага йөрүче балалар Ватан сугышында катнашкан кадерле әби-бабаларының портретларын күтәреп Билгесез солдат һәйкәле янына җыелды.
1941-1945 елларда Пучы һәм Әнәк авылларыннан 404 ир-егет туган җиребезне дошман илбасарларыннан азат итәргә китә. Алар арасында Совет армиясе подполковнигы, танылган шагыйрь Нур Баян да бар. Кызганыч, батырларның нибары 200е генә туган авылга кире кайта алган. Бүген инде бу яугирләрнең берсе дә исән түгел. Шәһит киткәннәрне, вафат булганнарны митингта катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Авыл имамы алар рухына изге Коръән аятьләре укыды.
Тантанада катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев котлады. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов, Нур Баян исемендәге хуҗалык рәисе урынбасары Әсләм Зарипов та изге теләкләр юллады, бәйрәмгә килгән әби-бабайларгы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар тарафыннан оештырылган концерт сугыш елларының ачысын-төчесен күргән, сынмаган, бүген дә тормыштан канәгать булып, ямь табып яши белгән өлкәннәргә олы рәхмәт хисләре буларак әзерләнгән иде.
Бүген Пучы җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветеранының 4 тол хатыны, 44 тыл ветераны, 132 сугыш чоры баласы яши.
Бәйрәм мизгелләре мул табын артында дәвам итте.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, яшен вакытында 15-18 м/с кадәр, көндез урыны белән 22 м/с кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+19º.
Көндез максималь һава температурасы +29..+34º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, боз. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, яшен булганда, секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+20º.
Һаваның максималь температурасы көндез + 26..+31º.
Актаныш районында сыендыручы гаиләләрнең әниләре 7 май көнне “Ышаныч” клубының чираттагы утырышына җыелдылар. Бүгенге көндә районда 8 сыендыручы гаиләдә 31 бала тәрбияләнә. Клуб утырышында сыендыручы гаиләләрнең әниләре бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе булган әниләр белән күзгә-күз карап, килеп чыккан проблемаларны бергәләп чишәргә өйрәнәләр.
«Ышаныч» клубы 2008 елда эшли башлады. Тәрбиягә бала алган әниләр белән аралашып, аларның өйләренә барып кайтканнан соң, тәрбиягә бала алган гаиләләр районда бер зур гаилә дигән тәэсир кала.
«Ышаныч» клубы җитәкчесе - Күҗәкә авылыннан сыендыручы әни Шәйхетдинова Фәнзилә. Ул үзенең шәхси үрнәге белән тәрбиягә бала алган гаиләләрнең ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтә, балалар тәрбияләүдә тормыш киртәләрен бетерү буенча консультацияләр үткәрә.
Клуб утырышында балаларның җәйге ялы мәсьәләләре, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларын киләчәктә укуга, эшкә урнаштыру, сыендыручы гаиләләрнең балалары белән җәйге каникулларны имин оештыру мәсьәләләре каралды.
Киләсе “Ышаныч” клубының утырышы 16 майга билгеләнде.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +17..+19, көндез максималь һава температурасы +32..+34.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен булганда 15-20 метрга җитә. Минималь һава температурасы төнлә +15..+ 20, максималь һава температурасы көндез +30..+35.
11 май көнне - Изге Рамазан аеның 6 нчы көнендә, Актаныш районында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты Татарстанның Башкортстан ягыннан символик капкасы буларак кабул ителә, чөнки ул ике республиканың нәкъ чигендә урнашкан иң беренче мәчет.
Мәчетнең рәсми ачылышында мәртәбәле кунак Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Актанышта аны район башлыгы Энгель Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин каршылады. Үзенең сәламләү сүзендә Камил хәзрәт рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде:
- Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана. Мисал өчен, бер хәдистә әгәр дә кемдер Коръәннән бер аваз-хәреф укыса, бер изгелек ала, диелгән. Ә һәрбер изгелегебез унга тапкырлана. "Мин "әлиф ләм мим" - бер хәреф дип әйтмим: алар өч хәреф булып санала", - диелә хәдистә. Шулай итеп, "әлиф ләм мим" укыган кеше 30 савап ала булып чыга. "Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим" өчен - йөз туксан савап. Ә Рамазан аенда барлык изге гамәлләр меңгә тапкырлана! Шуңа шушы мәчетнең дә нәкъ Рамазан аенда ачылуы безне сөендерә. 90-нчы елларда республикабызда бары тик 23 мәчет эшләгән. Бүген рәсми рәвештә 1500-дән артык мәчет бар. Статистика буенча алар республикада ике атна саен ачылып тора - Россиядә булмаган хәл! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Кем Рамазан аенда иман белән бергә Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аны кыямда үткәрсә, тәравихларда катнашса, аның барча гөнаһлары гафу ителер". Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, догаларыбызны, фитр сәдакаларыбызны кабул итсен, гает көннәрендә безгә яңа туган балалар шикелле очрашырга насыйп әйләсен!
Актаныш гимназиясе уку елы алдынгыларын хөрмәтләде – “Уңышка юл” - фоторепортаж.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көнчыгыштан секундына 4-9 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +16.. +18°.
Көндез максималь һава температурасы +30 .. +32°.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көнчыгыштан секундына 4-9, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18°.
Көндез максималь һава температурасы +28..+33°.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15°,
көндез максималь һава температурасы +29..+31°.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +12..+17º ,
көндез максималь һава температурасы +27..+32 º.
– Бөек Җиңү өчен без кыйммәт түләдек. Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз китте. Яртысы диярлек яуда ятып калды, аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Алар арасында 9 меңнән артык райондашыбыз да бар – алар алдында баш иябез. Советлар Союзы Геройлары Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеев, батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән райондашларыбыз хәтеребездә яши: һәйкәлләрдә – исемнәре, музейларыбызда истәлекләр туплана, бүгенге көндә безнең арада яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып яшәүче 15 сугыш ветераны белән хаклы горурланабыз. Сугыш һәм тыл авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән аксакаллар, газиз әбиләр, апалар, дошманны җиңеп, бүгенге байлыкны хәләл көчегез белән тудырган җиңүчеләр буыны сез! Сезне –җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Хәтерне саклау, исән ветераннарга хөрмәт күрсәтү әхлакый бурычыбыз, – диде район башлыгы Энгель Нәвап улы бәйрәм тантанасында.
Хөрмәтле кунак – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев бәйрәм мизгелләрен актанышлылар белән уртаклашып, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын, сәламнәрен ирештерде.
9 Май – Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.
1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне.
Быел без Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.
Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.
Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт.
Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.