Хәтер безне яшәтә, сугыш кичкән буын әле безнең белән, исән-имин, без – бәхетле!

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

9 Май көнне Җиңү бәйрәме тантанасында  мәдәният хезмәткәрләре театральләшкән тамашада сугыш мизгелләрен йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп гәүдәләндерделәр. Йөрәкләр ачытып, күзләр яшьләнеп: «Ярый әле чын түгел, илләр имин булсын», – диде ветераннар да, нарасыйларны кулларына күтәргән аналар  да – һәммә кеше дә.

– Бөек Җиңү өчен без кыйммәт түләдек. Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз китте. Яртысы диярлек яуда ятып калды, аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Алар арасында 9 меңнән артык райондашыбыз да бар – алар алдында баш иябез. Советлар Союзы Геройлары Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеев, батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән райондашларыбыз хәтеребездә яши: һәйкәлләрдә – исемнәре, музейларыбызда истәлекләр туплана, бүгенге көндә безнең арада яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып яшәүче 15 сугыш ветераны белән хаклы горурланабыз. Сугыш һәм тыл авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән аксакаллар, газиз әбиләр, апалар, дошманны җиңеп, бүгенге байлыкны хәләл көчегез белән тудырган җиңүчеләр буыны сез! Сезне –җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Хәтерне саклау, исән ветераннарга хөрмәт күрсәтү әхлакый бурычыбыз, – диде район башлыгы Энгель Нәвап улы бәйрәм тантанасында.

Хөрмәтле кунак – Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев бәйрәм мизгелләрен актанышлылар белән уртаклашып, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын, сәламнәрен ирештерде.

Бәйрәмнең кульминацион өлеше – парад, һәр елдагыча, соклангыч үтте. Парадта хоккей буенча бар дөньяга Актанышны таныткан чемпион якташыбыз Лиана Ганиеваның катнашуы да тыныч тормышта без яулаган биеклекләргә бер дәлил. Горурланабыз!

9 май - бәйрәм иртәсе  “Үлемсез полк” акциясе белән дәвам итте. Сугыш дәһшәтен үткән әтиләренең-әниләренең, әби-бабаларының фотоларын тоткан балалар, оныклар район Советы  бинасы яныннан тигез сафлар белән кузгалып, Актаныш урамнары аша үтеп, Җиңү паркына – бәйрәмгә хөрмәтләнеп чакырылган ветераннар, тыл ветераннары, кайткан кунаклар, актанышлылар янына килеп кушылды.

Актаныш район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин яуда ятып калган һәм кайтып вафат булган ветераннарыбыз рухына дога кылганнан соң, бер минут тынлык игълан ителде. Батырлар истәлегенә веноклар куелды.

Өлкәнрәк буын Җиңү паркында мемориаль тактада туганнарының, әтиләренең исем-фамилиясен барлап, алар белән күңелдән аралашты, оешма-предприятиеләр батырлар истәлегенә куйган венокларны карап йөрде. Яшьләр утыргычларда үзара гәпләште. Полиция һәм медицина хезмәткәрләренең кизү торулары да ышанычлылык ягыннан иминлекне кайгырту иде. Анысы да һәркемнең игътибарын җәлеп итте.

Бәйрәм мизгелләре көн буена дәвам итте. Әти-әниләрен бергәләп зират кылучылар, рухларына багышлап дога укучылар өчен дә көн матур килде.

Төштән соң, Уразай җирлегендә Куян авылында Батыр солдат һәйкәлен ачу тантанасы да бик истәлекле узды.

Кич балалар, мәдәният хезмәткәрләре, “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле концерт куйды. Халык яратып, афәрин, дип, сокланып карады аларны.

Җиңүнең 74 нче язы Актанышта бәйрәм салюты белән тәмамланып, тарихка керде. Хәтер безне яшәтә, сугыш кичкән буын әле безнең белән, исән-имин, без – бәхетле! Рәхмәт сезгә, ветераннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International