“Ышаныч” клубы гаиләләрне берләштерә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Актаныш районында сыендыручы гаиләләрнең әниләре 7 май көнне “Ышаныч” клубының чираттагы утырышына җыелдылар. Бүгенге көндә районда 8 сыендыручы гаиләдә 31 бала тәрбияләнә. Клуб утырышында сыендыручы гаиләләрнең әниләре бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе булган әниләр белән күзгә-күз карап, килеп чыккан проблемаларны бергәләп чишәргә өйрәнәләр.

«Ышаныч» клубы 2008 елда эшли башлады. Тәрбиягә бала алган әниләр белән аралашып, аларның өйләренә барып кайтканнан соң,  тәрбиягә бала алган гаиләләр районда  бер зур гаилә дигән тәэсир кала.

«Ышаныч» клубы җитәкчесе - Күҗәкә авылыннан сыендыручы әни Шәйхетдинова Фәнзилә. Ул үзенең шәхси үрнәге белән тәрбиягә бала алган гаиләләрнең ата-аналарына  психологик ярдәм күрсәтә, балалар тәрбияләүдә тормыш киртәләрен бетерү буенча консультацияләр үткәрә.

Клуб утырышында балаларның җәйге ялы мәсьәләләре, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларын киләчәктә укуга, эшкә урнаштыру, сыендыручы гаиләләрнең балалары белән җәйге каникулларны имин оештыру мәсьәләләре каралды.

Киләсе “Ышаныч” клубының утырышы 16 майга билгеләнде.

Рәмилә Закирҗанова, опека бүлеге җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International