Айның һәр беренче сишәмбесендә Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне үткәрелә. Агымдагы елда прокуратурага эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенең 34 вәкиле мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да кызыксындырган мәсьәләләр буенча федераль законнарга нигезләнгән тиешле аңлатмалар алдылар, бозылган хокукларын яңадан кайтару буенча чаралар күрелде.
Мотоблок нигә кирәк? Бу сорауга җавап, бәлки, ачыктан-ачык та күренеп торадыр. Ләкин беркайчан да мотоблоктан файдаланмаган кеше өчен ул гаять мөһим булырга мөмкин. Мотоблок – ул зур һәм чагыштырмача кыйммәт булмаган, күп функцияле машина. Мотоблок сайлаганда, аның тракторга түгел, ә көрәк белән китмәнгә алмаш булуын истә тотарга кирәк.
Мотоблок – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге универсаль агрегат, аңа кирәкле эш җайланмаларын беркетеп, дачаларда һәм фермер хуҗалыкларында уңышлы гына файдаланырга мөмкин. Әлеге җайланма кырда яки бакчадагы эшләрне җиңеләйтү өчен булдырылган.
Әгәр сезнең 6 сутыйдан артык җир кишәрлегегез булса, анда яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр өчен туфрак әзерләве бер дә җиңел хезмәт түгел. Җирне мотоблок белән эшкәртүе күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, сөрү, туфрак йомшартудан тыш, күп кенә башка операцияләрне башкара торган агрегатлар да бар.
Сатып алыр алдыннан, иң элек, үзегез өчен кайсы мотоблок кирәк булуын тәгаен аныклагыз: профессиональ булсынмы ул яки һәвәслек өчен генә кирәкме? Әгәр бакчагыз иң күбе 7 сутый булса, кыйммәтле машинага чыгым тотуы урынлы да булмас. Андый очракта һәвәскәрләр мотоблогына өстенлек бирергә мөмкин. Ә инде бакчагыз 20 сутый һәм аннан да зуррак икән, сезнең өчен ярымпрофессиональ мотоблок кулай булачак.
Актанышта рамазан ае сөенечле вакыйга белән башланды. 11 май көнне Башкортстан чигендә республиканың беренче мәчете - "Наил" мәчете районда 55 нче мәчет булып ачылды. "Протон" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов гаиләсенең районда төзегән өченче мәчете ул. Беренчесе аның Пучы янындагы юл мәчете булса, икенчесе - Актанышта 57 бистәдә Мәүлид мәчете. Мәчет ачылуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашып, бертуган Ренат һәм Илшат Нуртдинов гаиләләренә Рәхмәтен белдерде. Нуртдиновлар уздырган ифтар ашында да катнашты ул.
21 май – бүген Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1097 ел тула. Әлеге тарихи вакыйганың чагылышын, чорлар авазын 14 май көнне Актаныш халык театры Камал сәхнәсендә Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи романын сәхнәләштереп уйнап, тамашачыга күрсәтте. Актаныш куйган тарихи спектакльдә Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүендә Алмыш ханның зирәклеге, идарәчелеге калку күрсәтелде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның спектакльдә уйнаучы артисларның хезмәтен бәяләп, Рәхмәт хаты тапшыруы да 20 май көнне Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе алдыннан булды. Тарихны белгәннең киләчәге дә ышанычлы.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча чираттагы атналык киңәшмә бүген – 20 май көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды.
Энгель Нәвап улы, иң элек, шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Илгиз кызы Фазлыкаеваны, район ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыевны тәбрикләде.
Күпьеллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган Татар Суыксуы авылы җирлеге башлыгы Рәсүл Газиз улы Харисовның лаеклы ялга китүе сәбәпле, хезмәтен хөрмәтләп, Энгель Нәвап улы район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Рәсүл Газиз улы озак еллар дәвамында бергә эшләгән җитәкчеләр коллективына, район башлыгына үзенең ихлас рәхмәтләрен белдереп саубуллашты.
13-14 май көннәрендә Казанда Г.Камал театрында Актаныш театр көннәрендә чыгыш ясаучы Киров һәм Актаныш халык театры артистлары куйган спектакльләрне югары бәяләп, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов актерлык осталыклары белән сәхнәдә тудырган образлары өчен үзешчән артистларыбызга һәм театр коллективларына Рәхмәт хаты тапшырды.
18 май көнне Актанышта Татарстан мөфтие урынбасары – Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында район башлыгы җитәкчеләр өчен ифтар уздырды. Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, киңәшмәдә чыгыш ясап, рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырды, Актанышта Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш ифтар үткәрелүен дә бәян итте. Энгель Нәвап улы әлеге күркәм башлангычны һәр җирлектә дә өлге итеп алырга тәкъдим итте. Район җитәкчесе шулай ук районкүләм ифтарның быел 31 майга билгеләнүен һәм анда мәртәбәле кунак буларак Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт катнашачагын да белдерде.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалы “Актаныш-информ” хезмәткәрләре – газета, радио, телевидение, сайт журналистлары белән очрашты.
Журналистлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.
Энгель Нәвап улы район массакүләм мәгълүмат чараларында элек-электән көчле журналистлар эшләвен билгеләп үтте, бүгенге конкуренция шартларында да үз йөзегезне, үз фикерегезне булдыруда эзләнәсез, лаеклы хезмәт куясыз, диде. Хәзердән үк максат-бурычлар куеп, хәбәрчеләрне дә актив эшчәнлеккә тартып, төрле бәйгеләр үткәреп, аларга йомгакны киләсе Матбугат бәйрәмендә ясарга тәкъдим итте. Актанышның үз “Бәллүр каләм” ияләре булырга тиеш, диде ул.
Энгель Фәттахов күпьеллык лаеклы хезмәтләрен бәяләп, телевидение журналисты Регина Сәлаховага – Актаныш район башлыгының Мактау кәгазен, радио журналисты Әлфия Габделкәбировага Рәхмәт хатын, “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Рузилә Хәсәновага Түбән Кама электр челтәренең Мактау кәгазен тапшырды.
17-19 май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы федерациясе Президенты кубогына Татарстан авыл районнары волейбол ярышларының Кама аръягы зона уеннары узды. Әлеге ярышта Актаныш волейбол командасы матур уен күрсәтеп, өченче урын яулады.
2018-2019 уку елы ахырына якынлашкан көннәрдә Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныфы укучыларына таныклыклар тапшырды.
Быел андыйлар саны 78. Сәнгать мәктәбендә укучы 537 бала өчен дә истәлекле булды 17 май көне. Вокал, хореография, рәсем һәм театр сәнгате белән тирәнтен шөгыльләнгән балалар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әти-әниләре алдында сынау тотты, остазлары белән ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте.
Мәдәният йортына килеп керүгә сәнгать мәктәбенең үзендә һәм аның авыллардагы 9 филиалында рәсем сәнгате буенча укучыларның иҗади эшләре-картиналар куелган иде. Кадет-интернат мәктәбенең - тынлы, Аккүздәге халык уен кораллары ансамбле бәйрәмчә дәртле итеп халык һәм композиторларның әсәрләрен башкарды. “Тамчы”, “Умырзая” вокаль ансамбльләре, аерым яшь башкаручылар, баян, фортепиано, гитара, флейта, саксофон һ.б уен коралларында уйнаучылар, “Ак инеш”, “Шатлык”, “Асылташ” бию коллективлары халыкара, Рәсәй һәм републикакүләм “Планета талантов”, “Йолдызлык”, “Без бергә”, “Чаллы дусларын җыя”, тагын бик күп конкурсларда җиңү яулап кайтты. Районда оештырылган барлык чаралар сәнгать мәктәбенең яшь йолдызлары катнашында үтә.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районның мәдәният-сәнгать җитәкчеләре белән берлектә укучыларның иҗат концертын карады, коллективка рәхмәтен белдерде. “Үзебезнең балаларның сәләтенә сокланып утырдым. Вокал юнәлеше зур үсеш кичерә, балаларга өйрәтелә торган уен коралларының төрләре арткан, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Илфак Ибраһимов әзерләгән шигъри спектакль балаларның сүз сәнгатенә сәләтен ача. Биюләрнең күпчелеге эстрада стилендә. Киләчәктә халык биюләрен дә күрәсебез килә. Актанышта бии белмәгән кеше юк. Егетләрне дә ансамбльләргә тартырга кирәк”, - дигән фикерен белдерде.
Концерт ахырында ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров аеруча зур уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, матбугат чараларында эшләүче хезмәткәрләр, хәбәрчеләр, блогерлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Район һәм республика тормышында барган вакыйгаларны, көндәлек хәбәрләрне оператив һәм объектив чагылдырып баруда, көнүзәк проблемаларны актуаль яктыртып, аның чишелешен эзләүдә, нәтиҗәлелеккә ирешүдә, киң җәмәгатьчелектә социаль-сәяси фикер формалаштыруда сезнең хезмәтегезне югары бәялим.
Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү сездән киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Елдан-ел камиллеккә омтыласыз. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешебезне газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәр сүзегезгә сак карашыгыз, җаваплылыгыгыз укучыларыгызга, тыңлаучыларыгызга, караучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз, шәхес буларак дөньяга карашыгыз турында да сөйли.
Районыбыз эшчәнлеген өлгер, оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтем һәм хөрмәтем зур. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.
“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 17 май көнне 25 форма киңәшмәсе узды. Чарада җирлекләрдәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар анализланды.
Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эшчәнлеге турында “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган 25 форма киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.
Актаныш районында 83 авыр гаиләдә 178 бала тәрбияләнә. Рейд вакытында Пучы җирлегендәге дүрт гаиләнең яшәү шартлары тикшерелгән.
Ләйсән Фоат кызы профилактика органнарының авыр гаиләләрне ачыклау өстендә эш алып баруы турында да ачыклык кертте киңәшмәдә. Эш оештыру буенча барлык профилактика органнары белән җыелыш үткәрелгән, аларның эшчәнлеге барланган, булган кимчелекләрне бетерү максатында бурыч-максатлар куелган. Айга бер тапкыр бүлек башлыклары, җитәкчеләр белән СОП базасында эшләү буенча мониторинг үткәрелеп барыла.
Сигнал картасы баланың, ата-ананың социаль яктан куркыныч хәлдә калуын күргән, белгән очракта профилактика органнары тарафыннан СОП базасына кертелә.