Актанышта рамазан аеның беренче көненнән Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш ифтар үткәрелә. Авыл җирлекләрендә дә вәгазь сөйләү, ифтар ашлары уза.
Узган ел рамазан аенда районкүләм ифтар 8 июньдә, җомга көнендә, үзәк стадионда 350 кеше катнашында узган иде. Ифтарга Татарстан мөфтиятеннән Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов район башлыгы чакыруы буенча килгән иде. Илфар хәзрәт Актанышта беренче тапкыр булуын әйтеп:
-Чисталык – ярты иман. Актанышлыларның күңел чисталыгы, иманлы булуы Актаныш җиренә аяк басуга ук күзгә ташланды. Бик зур рәхмәт Энгель Нәвап улына Актанышка олуг кунак итеп чакыруына. Сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булырбыз, күркәм эшләр башкарырбыз, - дигән иде.
Шөкер, элемтә булдырылды. Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары буларак та, имамнарда, җитәкчеләрдә һәм халыкта туган сорауларның чишелешен табуда да ярдәмчебез безнең Илфар хәзрәт. Елдан-ел районда төрле өлкәләрдә дөньяви һәм дини эшчәнлекнең берләшә баруы күзәтелә. Бу үз чиратында сораулар, уйланулар да тудыра. Җирлекләрдә имамнарның эшчәнлегендә дә республика югарылыгында бердәм кагыйдәләр, эшләү тәртипләре булдырылды.
Быел да районкүләм ифтар җомга көненә билгеләнде. 31 май кичендә үзәк стадионда ураза тотучы райондашлар белән вәгазь тыңлау, бергәләп авыз ачу һәм җәмәгать белән ахшам намазы уку булачак. Район ифтарында Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашып, быел да вәгазь сөйләячәк. Ифтарда рамазан ае, зәкят, нисаб, фидия, фитыр сәдакасы, Ураза гаете һәм бәйрәм намазына кагылышлы сорауларга җаваплар бирелер, вәгазь-нәсыйхәтләр тыңланыр дип көтелә.
18 май кичендә дә, Рамазан аеның 13 көнендә, Татарстан Республикасы мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары – Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов Актанышка район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов чакыруы буенча килгән иде. Җәмигъ мәчетендә ахшам намазына кадәр Илфар хәзрәт вәгазь укыды, район башлыгы уздырган ифтарда катнашты.