Актанышта югары сәнгатькә балачактан ук тартылалар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2018-2019 уку елы ахырына якынлашкан көннәрдә Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныфы укучыларына таныклыклар тапшырды.

Быел андыйлар саны 78. Сәнгать мәктәбендә укучы 537 бала өчен дә истәлекле булды 17 май  көне. Вокал, хореография, рәсем һәм театр сәнгате белән тирәнтен шөгыльләнгән балалар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әти-әниләре алдында сынау тотты, остазлары белән ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте.

Мәдәният йортына килеп керүгә сәнгать мәктәбенең үзендә һәм аның авыллардагы 9 филиалында рәсем сәнгате буенча укучыларның иҗади эшләре-картиналар куелган иде. Кадет-интернат мәктәбенең - тынлы,  Аккүздәге  халык уен кораллары ансамбле бәйрәмчә дәртле итеп халык һәм композиторларның әсәрләрен башкарды. “Тамчы”, “Умырзая”  вокаль ансамбльләре, аерым яшь башкаручылар, баян, фортепиано, гитара, флейта, саксофон һ.б уен коралларында уйнаучылар, “Ак инеш”, “Шатлык”, “Асылташ” бию коллективлары халыкара, Рәсәй һәм републикакүләм “Планета талантов”, “Йолдызлык”, “Без бергә”,  “Чаллы дусларын җыя”, тагын бик күп конкурсларда җиңү яулап кайтты. Районда оештырылган барлык чаралар сәнгать мәктәбенең яшь йолдызлары катнашында үтә.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районның мәдәният-сәнгать җитәкчеләре белән берлектә укучыларның иҗат концертын карады, коллективка рәхмәтен белдерде. “Үзебезнең балаларның сәләтенә сокланып утырдым. Вокал юнәлеше зур үсеш кичерә, балаларга өйрәтелә торган уен коралларының төрләре арткан, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Илфак Ибраһимов әзерләгән шигъри спектакль балаларның сүз сәнгатенә сәләтен ача. Биюләрнең күпчелеге эстрада стилендә. Киләчәктә халык биюләрен дә күрәсебез килә. Актанышта бии белмәгән кеше юк. Егетләрне дә  ансамбльләргә тартырга кирәк”, -  дигән фикерен белдерде. 

Концерт ахырында ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров аеруча зур уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор - Ләйсән Газизова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International