26 май - бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кандидатлар өчен алдан тавыш бирү бара. Актаныш районында тавыш бирү 7 хисап участогында уза. Актанышта "Яшьлек" һәм район мәдәният йорты, Яңа Әлем, Иске Байсар, Пучы, Тат.Суыксуы, Такталачык сайлау участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирүчеләрне кабул итә. Райондашлар бик актив. Иртәнге 10 сәгатькә барлык 22 789 тавыш бирүченең 30 проценттан артыгы тавыш биргән инде.
Бүген 26 майда Бердәм алдан тавыш бирү көнендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан 16.005.01 хисап участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. Алдан тавыш бирүнең үзенчәлеге шунда, сайлаучы берничә яисә хәтта барлык кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Алдан тавыш бирү турында күбрәк PG.er.ru. алдан тавыш бирү сайтының «Үз участогыңны табу» өстәмә битендә белергә була.
Хөрмәтле Актаныш районы эшмәкәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Елдан-ел яңа хезмәт күрсәтү һәм җитештерү төрләрен барлыкка китерүче эшмәкәрләребезнең утыз ел дәвамында үз эшләү тәҗрибәләре барлыкка килде. Шәхси эшчәнлек буларак ачылган сәүдә-җитештерү төрләре сәнәгатьтә үз йөзен булдырган предприятиеләр булып үсеп җиттеләр. Гел хәрәкәттә, эзләнүдә сез. Яңа идеяларны, яңа фикерләрне тормышка ашырасыз, үз эшегез белән район икътисадын әйдәп барасыз. Сезнең эшчәнлек кыю фикерле, кулы эш беләгән райондашларга да этәргеч бирә.
Заман яңарышларыннан хәбәрдар булуыгыз, креатив фикерләвегез сәламәт көндәшлек барлыкка китерде. Гаиләләрегез белән үз эшегезне булдыруыгыз Актанышның киләчәген бүгеннән билгели. Җитештерү тармагында да сайлап алу мөмкинлекләрен киңәйтүдә таянычыбыз сез безнең.
Районда 234ваклап сату, 20 җәмәгать туклануы, 50 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 1 базар эшли. Үзегез, үз эшегез һәм хезмәткәрләрегез өчен җаваплылык алып, яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәсез, хәйрия акцияләрендә катнашасыз. Рәхмәт сезгә!
Кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр табуда һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар белән ярдәм итүдә дәүләт булышлыгы белән беррәттән, район үз программасын да булдырды. Киләчәктә дә сезнең белән фикерләшеп эшләрбез, матур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Киләчәктә дә бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +3..+5 ˚, көндез максималь һава температурасы +18..+20 ˚.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр. Җил көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +2..+ 7 ˚, көндез максималь һава температурасы + 18..+23 ˚.
25 май. Актаныш район мәктәпләрендә белем алучы 374 - тугызынчы, 122 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау быел олы юлга фатиха биреп чыңлады. Мәктәпләребездә киңкырлы белем үзләштереп, үз талантларын төрле өлкәләрдә үстереп, физик яктан да чыныгып, район, республика, рәсәйкүләм бәйгеләрендә җиңү яулап чыныгып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак алар.
Мәктәпләрдә узган тантаналар барышында төрле бәйгеләрдә урын алган укытучыларга, зур уңышларга ирешкән укучыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җирлекләрдә районнан катнашучы вәкилләр, укытучылар, әти-әниләр – һәммәсе дә чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юллар, бәхетле киләчәк, зур уңышлар, дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләделәр.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау тантанасын быел югары сыйныфларда үзе укыган Актанышның 1 нче мәктәбендә каршы алды. Мәктәпне быел тәмамлаучы 92 – тугызынчы, 36 унберенче сыйныф укучысына уңышлар теләде. Бер гасырдан артык бай тарихы булган мәктәп мөгаллимнәренә, бәйрәмдә катнашучы ветеран укытучыларга хөрмәтен белдереп рәхмәт әйтте. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, баланың киләчәген билгеләүдә мәктәп биргән белемнең әһәмиятен, бергәләп эшләгәндә баланың да үз урынын дөрес билгели алырлык ышаныч белән тәрбияләнүен, мөстәкыйль тормышка аяк басуын билгеләп үтте https://www.instagram.com/p/Bx4OSgzHbDG/ .
Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина фән олимпиадаларында, төрле ярышларда катнашкан, мәктәп данын яклаган җиңүче укучыларга Рәхмәт хаты, акчалата бүләк тапшырды. Мәктәпнең “Ел укучысы” Лилия Зиннуровага җиңүче тасмасы кидерде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советының Актаныш районында киңәйтелгән утырышы - фоторепортаж.
Фото - Ләйсән Газизова
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил алмаш юнәлешләрендә 3-8 м/с.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+2 º, көндез максималь һава температурасы + 14..+16 .º
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил алмаш юнәлешләрендә 3-8 м/с.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+4 º, урыны белән кырау, һавада салкынлык -1 º, туфракта -3 º, көндез максималь һава температурасы + 12 ..+17 º.
Актанышта мөселман ярминкәсе, Китап бәйрәме, Гамил Авзалның туган көне - фоторепортаж.
Казан буенча:
Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр, көндез 13 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+8 º.
Көндез максималь һава температурасы +12..+14 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле, урыны белән яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 6-11 метрга кадәр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11 º.
Көндез максималь һава температурасы +11..+16 º.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+12 º.
Көндез максималь һава температурасы +19..+21 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+12 º .
Көндез максималь һава температурасы +19..+24 º.