Хөрмәтле Актаныш районы эшмәкәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Елдан-ел яңа хезмәт күрсәтү һәм җитештерү төрләрен барлыкка китерүче эшмәкәрләребезнең утыз ел дәвамында үз эшләү тәҗрибәләре барлыкка килде. Шәхси эшчәнлек буларак ачылган сәүдә-җитештерү төрләре сәнәгатьтә үз йөзен булдырган предприятиеләр булып үсеп җиттеләр. Гел хәрәкәттә, эзләнүдә сез. Яңа идеяларны, яңа фикерләрне тормышка ашырасыз, үз эшегез белән район икътисадын әйдәп барасыз. Сезнең эшчәнлек кыю фикерле, кулы эш беләгән райондашларга да этәргеч бирә.
Заман яңарышларыннан хәбәрдар булуыгыз, креатив фикерләвегез сәламәт көндәшлек барлыкка китерде. Гаиләләрегез белән үз эшегезне булдыруыгыз Актанышның киләчәген бүгеннән билгели. Җитештерү тармагында да сайлап алу мөмкинлекләрен киңәйтүдә таянычыбыз сез безнең.
Районда 234ваклап сату, 20 җәмәгать туклануы, 50 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 1 базар эшли. Үзегез, үз эшегез һәм хезмәткәрләрегез өчен җаваплылык алып, яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәсез, хәйрия акцияләрендә катнашасыз. Рәхмәт сезгә!
Кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр табуда һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар белән ярдәм итүдә дәүләт булышлыгы белән беррәттән, район үз программасын да булдырды. Киләчәктә дә сезнең белән фикерләшеп эшләрбез, матур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Киләчәктә дә бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.