25 май. Актаныш район мәктәпләрендә белем алучы 374 - тугызынчы, 122 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау быел олы юлга фатиха биреп чыңлады. Мәктәпләребездә киңкырлы белем үзләштереп, үз талантларын төрле өлкәләрдә үстереп, физик яктан да чыныгып, район, республика, рәсәйкүләм бәйгеләрендә җиңү яулап чыныгып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак алар.
Мәктәпләрдә узган тантаналар барышында төрле бәйгеләрдә урын алган укытучыларга, зур уңышларга ирешкән укучыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җирлекләрдә районнан катнашучы вәкилләр, укытучылар, әти-әниләр – һәммәсе дә чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юллар, бәхетле киләчәк, зур уңышлар, дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләделәр.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау тантанасын быел югары сыйныфларда үзе укыган Актанышның 1 нче мәктәбендә каршы алды. Мәктәпне быел тәмамлаучы 92 – тугызынчы, 36 унберенче сыйныф укучысына уңышлар теләде. Бер гасырдан артык бай тарихы булган мәктәп мөгаллимнәренә, бәйрәмдә катнашучы ветеран укытучыларга хөрмәтен белдереп рәхмәт әйтте. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, баланың киләчәген билгеләүдә мәктәп биргән белемнең әһәмиятен, бергәләп эшләгәндә баланың да үз урынын дөрес билгели алырлык ышаныч белән тәрбияләнүен, мөстәкыйль тормышка аяк басуын билгеләп үтте https://www.instagram.com/p/Bx4OSgzHbDG/ .
Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина фән олимпиадаларында, төрле ярышларда катнашкан, мәктәп данын яклаган җиңүче укучыларга Рәхмәт хаты, акчалата бүләк тапшырды. Мәктәпнең “Ел укучысы” Лилия Зиннуровага җиңүче тасмасы кидерде.