Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Югары икътисад мәктәбе экспертлары белән берлектә, ике көнлек стратегик сессия форматында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Өстәмә тәкъдимнәр арасында федераль проектлар чараларына һәм гамәлдәге Федераль закон нормаларына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге карала. Эшләнгән тәкъдимнәр Татарстан илкүләм проектлары һәм стратегия – 2030ны гамәлгә ашыру буенча «юл карталарын»а төзәтмәләр керткәндә исәпкә алыначак.
2019 елдан Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле өлкәләренә кагылышлы 49 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Беренче өч елда Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44 млрд сум бюджет акчасы юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан 33,4 млрд сум акча тотылачак.
2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын финанслауның гомуми күләме якынча 20,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 16 млрд сум федераль бюджет акчасы хисабына.
Шуны да искәртик: шушы көннәрдә 2019-2021 елларга авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен илкүләм проект буенча салынган өстәмә акча турында да билгеле булды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев аңлатуынча, өстәмә чараларны исәпкә алып, 2019-2021 елларга «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча авыл эшкуарларына гомуми ярдәм суммасы 1,097 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк.
28 май көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Илнур Галиев җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар элемтәләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хәбәр итә - контрольлек итүче субъектлар белән 2019 елга халык алдында фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Актаныш авылында киләсе чара уздырылачак.
Чараның исеме: “2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль берәмлеге территориясендә алкоголь базарының торышы”.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.
Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Актаныш авылы, Ленин пр., киңәшмәләр залы.
Датасы һәм вакыты: 2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе 10.00 сәгатьтә.
Чараның кыскача тасвирламасы: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль берәмлеге территориясендә 2019 елның 5 ае йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы турында кыскача мәгълүмат, территориаль орган карамагындагы субъектлар белән ЕГАИСта эшләү өлешендә проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга каралган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Халык җыенында катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча сезне кызыксындырган сорауларны җибәрергә сез 18 июньгә кадәр электрон адреска мөрәҗәгать итә аласыз: Ilnaz.Samerhanov@tatar.ru
Мәгълүматны 8(85552)3 44 02 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
14-15 июнь көннәрендә Актаныш авылы үзәгендә «Тарихи үсештә Ык елгасы буенда кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары» дигән фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узачак. Әлеге конференция Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе чикләрендәге Ык елгасы бассейны төбәкләрендә ел саен үткәрелә торган төбәкара сабантуй кысаларында уздырыла. Форум Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек кысаларында үткәрелә, татар халкы һәм Татарстан тарихы, язмышы белән бәйле юбилей даталарына багышлана.
Конференция эшендә Татарстанның Ык буе районнарыннан, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән, Идел-Урал һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән галимнәр, белгечләр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дәүләт структуралары вәкилләре, шулай ук чит ил кунаклары катнашачак.
Конференция барышында табигать белән кешенең Ык елгасы бассейнында һәм Идел-Урал территорияләрендәге үзара мөнәсәбәтенә бәйле мәсьәләләр комплексы тыңланылачак һәм фикер алышу булачак. Табигать һәм тарихи-мәдәни мирас объектларын өйрәнү, саклау, төзекләндерү, туристик һәм тәрбия максатларында файдалану, торак пунктларның тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәреләчәк.
Конференция кысаларында Сөн елгасы бассейны авыллары тарихына, аерым алганда, Меңнәр һәм Чишмә, Актаныш районында юкка чыккан Мэчти-Наратлы авыллары тарихына багышланган төбәк туган якны өйрәнү конференциясен үткәрү планлаштырыла. Конференция нәтиҗәләре буенча Ык елгасы бассейны һәйкәлләре буенча китаплар чыгару планлаштырыла.
Хәзерге вакытта оештыру комитетына 70кә якын гариза керде. Оештыру комитеты конференция темасы буенча сезнең гаризаларны һәм мәкаләләрне көтә.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00-13.00 сәгатьләрдә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрүне планлаштыра. Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:
- Баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән саклану һәм иминлеккә хокукларын саклау;
- Баланың сәламәтлеген һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;
- Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә булган хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегендәге мәсьәләләр буенча;
- Баланың мәгариф өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;
- Социаль тәэминатка хокукны үтәү;
- Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.
Кабул итүгә язылу таләп ителми.
2019 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «іВолга – 2019 " яшьләр форумы уза.
Форум Идел буе федераль округының яшьләр сәясәте өлкәсендә ел саен уздырыла торган иң эре вакыйга булып тора һәм Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча талантлы яшьләрне үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар формалаштыру һәм инновацион идеяләрне алга этәрүдә ярдәм итү максатында үткәрелә. Катнашучылар өчен укыту, мәдәни-үсеш һәм спорт программалары каралган. Ун көн дәвамында форумда ун белем бирү сменасы эшләячәк: «Син – эшмәкәр», «Инновацияләр һәм техник иҗат», «Медиадулкын», «Сәясәт», «Спортчы яшьләр - сәламәт милләт», «Мәдәни БУМ», «Кече Ватан – зур мөмкинлекләр», «Игелек буыны», «Патриот», шулай ук «iVolga Global» халыкара сменасы.
Форумның һәр катнашучысы экспертлар хөкеменә үз проектын тәкъдим итә һәм аны тормышка ашыру өчен 300 мең сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, томан, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+12 º.
Көндез максималь һава температурасы +23..+25 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13 º.
Көндез максималь һава температурасы +21..+26º.
2019 елның 23-24 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советының, Иҗтимагый Палатаның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссиясенең Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белән берлектә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының 10 еллыгына багышланган күчмә киңәйтелгән утырышы узды.
23 май көнне Пучы авылында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзалары Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиев йорты-музеенда һәм Актаныш районының картлар йорты-интернатында булдылар, анда бүләкләр тапшырдылар.
24 май көнне Иҗтимагый Палата әгъзаларының Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, районның яшьләр активы, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашуы барышында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятен формалаштыруда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының роле, җирле үзидарә системасында иҗтимагый контроль роле турында фикер алыштылар. Иҗтимагый Палата әгъзалары иҗтимагый советларның социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Чара барышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Палата рәисе урынбасары Гөлзада Руденко, мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе Римма Гыйльмеева, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Кузьма Морозов, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, Җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек буенча комиссия рәисе Валентин Паймухин, палата әгъзасы, Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфира Хафизова, палата әгъзасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе Тимур Кадыйров, «Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Аппараты» ДКУ җитәкчесе Зөлфия Сафина чыгыш ясадылар.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесе белән - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының һәм Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы активистлары һәм Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова бүләкләнде.
24 май көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районында яшәүче сыендыручы һәм опека гаиләләренең әти-әниләре Яр Чаллы шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, сыендыручы гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге белгечләре белән очрашуга килделәр. Очрашуны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды, сыендыручы гаиләләрнең сорауларына җавап бирде. Район җитәкчелегенең балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда килеп чыккан проблемаларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотачагын искәртте.
Яр Чаллы шәһәреннән килгән Галина Сатаева җитәкчелегендәге белгечләр “Сыендыручы гаиләләргә ярдәм күрсәтү: авырлыклар һәм аларны чишү юллары” исеме астында күчмә укыту семинары программасы буенча укыту оештырдылар. Әти-әниләргә хокукый, психологик киңәшләр бирелде, борчыган сораулар буенча гаиләләргә шәхси консультацияләр оештырылды.
Очрашу ахырында опека бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова опека бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырды, сыендыручы һәм опека гаиләләренең әти-әниләренә балаларны тәрбияләүдә сабырлык һәм игътибарлылык теләде.
Очрашу сыендыручы гаиләләр өчен эчтәлекле һәм файдалы булды.
2019 елның 20 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Актаныш районында профилактика эшен оештыруны өйрәнү буенча сәфәр кылды.
Эш йомгаклары буенча юстиция министрының беренче урынбасары А. Г. Галимов, район башкарма комитет җитәкчесе И. Ш. Бариев рәислегендә Актаныш районы прокуроры урынбасары Р. Б. Заһретдинов, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның профилактика субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең эш нәтиҗәләре әйтелде, җитешсезлекләр турында фикер алыштылар, аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.