Актаныш районында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы көне

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 23-24 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советының, Иҗтимагый Палатаның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссиясенең Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белән берлектә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының 10 еллыгына багышланган күчмә киңәйтелгән утырышы узды.

23 май көнне Пучы авылында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзалары Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиев йорты-музеенда һәм Актаныш районының картлар йорты-интернатында булдылар, анда бүләкләр тапшырдылар.

24 май көнне Иҗтимагый Палата әгъзаларының Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, районның яшьләр активы, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашуы барышында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятен формалаштыруда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының роле, җирле үзидарә системасында иҗтимагый контроль роле турында фикер алыштылар. Иҗтимагый Палата әгъзалары иҗтимагый советларның социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чара барышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Палата рәисе урынбасары Гөлзада Руденко, мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе Римма Гыйльмеева, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Кузьма Морозов, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, Җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек буенча комиссия рәисе Валентин Паймухин, палата әгъзасы, Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфира Хафизова, палата әгъзасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе Тимур Кадыйров, «Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Аппараты» ДКУ җитәкчесе Зөлфия Сафина чыгыш ясадылар.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесе белән - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының һәм Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы активистлары һәм Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы рәисе  Зәмфирә Хафизова бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International