Балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, сыендыручы гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге белгечләре укыту уздырды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

24 май көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районында яшәүче сыендыручы һәм опека гаиләләренең әти-әниләре Яр Чаллы шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, сыендыручы гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге белгечләре белән очрашуга килделәр. Очрашуны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды,  сыендыручы гаиләләрнең сорауларына җавап бирде. Район җитәкчелегенең балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда килеп чыккан проблемаларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотачагын  искәртте.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән Галина Сатаева җитәкчелегендәге белгечләр “Сыендыручы гаиләләргә ярдәм күрсәтү: авырлыклар һәм аларны чишү юллары” исеме астында күчмә укыту семинары программасы буенча укыту оештырдылар. Әти-әниләргә хокукый, психологик киңәшләр бирелде, борчыган сораулар буенча гаиләләргә шәхси консультацияләр оештырылды.

Очрашу ахырында опека бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова опека бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырды, сыендыручы һәм опека гаиләләренең әти-әниләренә балаларны тәрбияләүдә сабырлык һәм игътибарлылык теләде.

Очрашу сыендыручы гаиләләр өчен эчтәлекле һәм файдалы булды.

Район опека бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International