Актанышта Бөтенроссия туган якны өйрәнү конференциясенә әзерлек дәвам итә

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

14-15 июнь көннәрендә Актаныш авылы үзәгендә «Тарихи үсештә Ык елгасы буенда кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары» дигән фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узачак. Әлеге конференция Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе чикләрендәге Ык елгасы бассейны төбәкләрендә ел саен үткәрелә торган төбәкара сабантуй кысаларында уздырыла. Форум Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек кысаларында үткәрелә, татар халкы һәм Татарстан тарихы, язмышы белән бәйле юбилей даталарына багышлана.

Конференция эшендә Татарстанның Ык буе районнарыннан, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән, Идел-Урал һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән  галимнәр, белгечләр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дәүләт структуралары вәкилләре, шулай ук чит ил кунаклары катнашачак.

Конференция барышында табигать белән кешенең Ык елгасы бассейнында һәм Идел-Урал территорияләрендәге үзара мөнәсәбәтенә бәйле мәсьәләләр комплексы тыңланылачак һәм фикер алышу булачак. Табигать һәм тарихи-мәдәни мирас объектларын өйрәнү, саклау, төзекләндерү, туристик һәм тәрбия максатларында файдалану, торак пунктларның тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәреләчәк.

Конференция кысаларында Сөн елгасы бассейны авыллары  тарихына, аерым алганда, Меңнәр һәм Чишмә, Актаныш районында юкка чыккан Мэчти-Наратлы авыллары тарихына багышланган төбәк туган якны өйрәнү конференциясен үткәрү планлаштырыла. Конференция нәтиҗәләре буенча Ык елгасы бассейны һәйкәлләре буенча китаплар чыгару планлаштырыла.

Хәзерге вакытта оештыру комитетына 70кә якын гариза керде. Оештыру комитеты конференция темасы буенча сезнең гаризаларны һәм мәкаләләрне көтә.

 

Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүче татар җәмгыятьләре рәисе Альберт Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International