ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Иске Айман авыл җирлегендә Колын авылында "Гөлчирә" мәчетендә авылның хәйриячеләре ярдәмендә  ифтар мәҗлесе үтте. Ифтарга авылның өлкәннәре, мәчеттә дини дәресләр алучы балалар килде.  Рамазан аенда мондый саваплы эш башкарып өлкәннәрне сөендерүчеләргә үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сатып алынган товарны алыштыруда ярдәм итүне сораган кулланучы мөрәҗәгать итте. Яшь әти-әни кибеттән бала коляскасы сатып алган һәм бер кулланып караганнан соң ук тәгәрмәчләре белән проблема килеп туган – аның берсе "очып киткән". Кулланучы үзе раславынча, колясканы алар фатирдан урамга алып чыкканда да, кире алып кергәндә дә кул белән күтәргәннәр. Колясканы алмаштыруга һәм зарурлык очрагында экспертиза үткәрүгә бәйле рәвештә кибеткә мөрәҗәгать иткәннән соң, сатучы аларның дәгъваларын кире каккан. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре сәүдә ноктасына чыгып, кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән сөйләште. Әңгәмә барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ законының төп нигезләмәләре аңлатылды, әлеге норматив акт товар сатылганда кулланучы белән сатучы арасында барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 нче карарында расланган товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган бүлекләре дә аңлатылды.  Уздырылган эш нәтиҗәсендә кибет җитәкчелеге колясканы, сатып алган бәясен яңадан хисаплап, шундый ук коляскага алмаштыру турында карар кабул итте. Яшь әни яңа коляскадан канәгать калды һәм бүлек хезмәткәрләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән яңгыр, яшен, көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көн ахырында һәм 3 июнь кичендә, 4 июньдә төнлә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9 º .

Көндез максималь һава температурасы +18..+20 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Көн ахырында һәм 3 июнь кичендә, 4 июньдә төнлә яңгыр, урыны белән яшен, боз. Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көн ахырында һәм 3 июнь кичендә, 4 июньдә төнлә урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11 º.

Көндез максималь һава температурасы +16..+21 º.


2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2 июнь  көнне Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында II район җәйге спартакиадасы узды.

Спартакиаданы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  ачты. Районның йөгерү, гер күтәрү, ядрә ыргыту, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү, таяк тартышу буенча  ел чемпионнары ачыкланачак   ярышта һәр катнашучыга, һәр командага уңыш теләде ул. Спорттагы казанышларын билгеләп, Энгель Нәвап улы  Равил Хаҗиев, Фәнис Маликов, Ирек Мөхәммәтов, Илнур Хуҗин, Илдар Имамов, Нарис Габдуллинга – Актаныш район башлыгының Рәхмәт хатын,  Раушат Насыровка ГТОның 8 баскычының алтын   Күкрәк билгесен тапшырды.

Җәйге спартакиадада җирлек, оешма-предприятие данын яклауда күркәм традицияләр барлыкка килә. Актанышта чыныгу алып, бүген зур спортта үз рекодларын куючы якташларыбыз спартакиадада катнашу өчен махсус туган якларына кайта, беренче остазлары белән очраша, яуланган биеклекләр буенча фикер алыша, яңа максат билгели. Россиянең хоккей йолдызы Лиана Ганиева быел да Иске Байсар командасы өчен берничә спорт төрендә катнашып, беренче булды, үрнәк күрсәтте. Командага да җиңү китерде. Район үзәк хастаханәсе дә спортчы егет-кызлары белән республика ярышларында катнашып чыныгу ала, спартакиадада да шәхси беренчелектә дә, командалар арасында да җиңүче булды алар.

Җирлекләр арасында җиңүче командалар – Иске Байсар, Әтәс, Такталачык.

Мәктәпләр арасында – “Иман” спорт мәктәбе, Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре.

Оешмалар арасында – район үзәк хастаханәсе, кече нефть компаниясе, район башкарма комитеты.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-18 м/с кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы +12..+14°. Көндез максималь һава температурасы +22..+24°.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр. Иртән һәм көндез аерым районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы +10..+15°. Көндез максималь һава температурасы +20..+25°.


31
май, 2019 ел
җомга

Бүген, изге җомга кичендә, Актанышта районкүләм ифтар үтте. Районда икенче тапкыр мондый киң масштабта оештырылган ифтарда 500 гә якын кеше катнашты. Актанышка махсус ифтар өчен Татарстан мөфтие урынбасары – “Кол Шәриф” мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов килде.

“Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән  аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.

Районыбыз имам -  мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды.

"Батыр" спорт комплексында   ифтар ашы әзерләнгән иде.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.Төнлә яңгыр, урыны белән яшен. Көндез яңгыр, яшен, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән көчле яңгыр, боз явачак. Җил көнбатыштан секундына - 5-10, урыны белән секундына 14 метрга кадәр, яшен булганда 15-20 метрга кадәр, көннең икенче яртысында һәм кич белән көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+18 º, көндез максималь һава температурасы +25 ..+27 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр, көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Җил көнбатыштан секундына - 5-10, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, көннең икенче яртысында һәм кич  секундына 25 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º, көндез максималь һава температурасы + 24 ..+29 º, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +34º.

Алар:

1.      Гыйльметдинова Бания Сәлах кызы

һәм  Гыйльметдинов Фирдәвис Нәҗметдин улы - Түке    авылы җирлегеннән (50 ел);

2.Шагъзамов Зөфәк Давыт улы һәм Заянова Венера Кәшби кызы- Иске Сәфәр  авылы җирлегеннән(50 ел );

3.Фадаелов Хәмитҗан Фадаел улы һәм Фадаелова Вәзилә Батыр кызы – Иске Сәфәр авылы җирлегеннән(50ел);

4.      Раянов Рәсим Әмирҗан улы һәм Камалова Мәгъфия Әхмәткамал кызы -  Иске Сәфәр авылы җирлегеннән(50ел);

5.      Әсләмов Индус Минсәлих улы һәм Әсләмова Миннедәнә Гаяз кызы - Югары Гәрәй авылыннан (50 ел);

6. Сәетов Фирдәвис Солтан улы һәм Сәетова Лена Нури     кызы - Киров җирлегеннән (55 ел);

7.Шәкүров Рәзиф Муллахмәт улы һәм Мөнәвәрә Гыйльметдин кызы - Аеш авылыннан (60 ел);

8.Исламов Сәлимҗан Шәйхелислам улы һәм Фатыйма Ситдыйк кызы Аеш авылыннан (60 ел).

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева  юбилярларга район башлыгы Э.Н.Фаттаховның  котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Ә иң зур бүләк йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы иде. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.

        


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез; көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+18 º, көндез максималь һава температурасы + 28 ..+30 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнбатыштан, урыны белән 13 м/с ка кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º, көндез максималь һава температурасы + 27 ..+32 º.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  торышы  белән  танышу  максатында    Актаныш районында  булды.   

Кырларны  карап чыкканннан  соң,  Марат  Әхмәтов   район  башлыгы Энгель Фәттахов,  хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә дәүләт  ярдәме  программаларын гамәлгә ашыру турында  сөйләде,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләренең  һәм белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International