Актанышта II район җәйге спартакиадасында ел чемпионнары ачыкланды

2019 елның 2 июне, якшәмбе

2 июнь  көнне Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында II район җәйге спартакиадасы узды.

Спартакиаданы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  ачты. Районның йөгерү, гер күтәрү, ядрә ыргыту, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү, таяк тартышу буенча  ел чемпионнары ачыкланачак   ярышта һәр катнашучыга, һәр командага уңыш теләде ул. Спорттагы казанышларын билгеләп, Энгель Нәвап улы  Равил Хаҗиев, Фәнис Маликов, Ирек Мөхәммәтов, Илнур Хуҗин, Илдар Имамов, Нарис Габдуллинга – Актаныш район башлыгының Рәхмәт хатын,  Раушат Насыровка ГТОның 8 баскычының алтын   Күкрәк билгесен тапшырды.

Җәйге спартакиадада җирлек, оешма-предприятие данын яклауда күркәм традицияләр барлыкка килә. Актанышта чыныгу алып, бүген зур спортта үз рекодларын куючы якташларыбыз спартакиадада катнашу өчен махсус туган якларына кайта, беренче остазлары белән очраша, яуланган биеклекләр буенча фикер алыша, яңа максат билгели. Россиянең хоккей йолдызы Лиана Ганиева быел да Иске Байсар командасы өчен берничә спорт төрендә катнашып, беренче булды, үрнәк күрсәтте. Командага да җиңү китерде. Район үзәк хастаханәсе дә спортчы егет-кызлары белән республика ярышларында катнашып чыныгу ала, спартакиадада да шәхси беренчелектә дә, командалар арасында да җиңүче булды алар.

Җирлекләр арасында җиңүче командалар – Иске Байсар, Әтәс, Такталачык.

Мәктәпләр арасында – “Иман” спорт мәктәбе, Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре.

Оешмалар арасында – район үзәк хастаханәсе, кече нефть компаниясе, район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International