Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең торышы белән танышу максатында Актаныш районында булды.
Кырларны карап чыкканннан соң, Марат Әхмәтов район башлыгы Энгель Фәттахов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең сорауларына җаваплар бирде.