ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 16 июнендә Актаныш муниципаль районында Ык буе сабантуе "Ак калада Олуг Җыен" узачак.

Бәйрәмгә Башкортстанның һәм Татарстанның 14 районыннан, шул исәптән Шаран, Бакалы, Туймазы, Октябрьск, Йәрмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнарыннан, Оренбург өлкәсеннән мөхтәрәм кунаклар чакырулы.

Кунаклар мәйданга су юлы аша киләчәк һәм аларны Ак кала каршы ала. “Үткәннәрдән киләчәккә таба” район бәйгесе җиңүчеләре тарихыбыз белән таныштыра. Минтимер Шәймиев һәм Әлфия Авзалова музейлары эшләячәк.

Сабантуй территориясендә татар авылы импровизацияләнгән, анда шәһәр читендә табигый ишегалды корылмалары булган агач татар йорты тәкъдим ителәчәк. Тарихи һәм милли хуҗалыклар эше: "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районы аланы", "Фотошәһәр", "Һөнәрчеләр аланы", "Татар чәйханәсе".

Сабантуй-татар һәм башкорт халыкларының яраткан бәйрәме, Ык буе сабантуенда да  халкыбызның матур гореф-гадәтләре,  җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә. Ык буе сабантуенда катнашучылар арасында Дуслык солыхы төзеләчәк, ул үзара хезмәттәшлеккә нигез булып тора.

Сабантуй территориясендә массакүләм күңел ачулар иртәнге 9да башлана һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Рәсми ачу-10.00 сәгатьтә.

Татар милли уеннары барышында Ык буе районнары вәкилләре “Иң көчле кеше”, “Капчык киеп йөгерү”, “Көянтә белән су ташу” уеннарында көч сынашачак. Һәр районның кыр, көрәш батырлары да парадта катнашачак. Ат чабышларында  татар атлары ярышы да булачак.

“Актаныш моделе” үрнәген тәкъдим итү рәвешендә “Авылның милли йөзе” бәйгесе җиңүчеләре “Иң матур татар авылы урамы”, “Иң матур татар өе”, “Иң милли йорт капкасы”, “Иң бизәкле тәрәзә кашагасы”, “Өй эче иң нурлы йорт”, “Иң төзек чишмә”, “Иң төзек мәчет”  номинацияләрендә бүләкләнәчәк.

Авыл сабантуйларында иң милли сабантуй үткәрүчеләр дә мәйданда хөрмәтләнәчәк.

Бәйрәмгә керү ирекле.

Сабантуйга калфак, түбәтәйдән килү хуплана.

Сабантуй-алкогольсез бәйрәм (сабантуй территориясендә спиртлы эчемлекләр сату тыелган).

7 июнь

Сөн буе сабантуе – Меңнәр авылы, 16.00 сәгать

Куян авылы сабантуе – 17.00 сәгать

8 июнь

Чөгәнә – 10.00 сәгать

Аеш – 10.00 сәгать

Аккүз – 10.00 сәгать

Әтәс – 11.00 сәгать

Югары Яхшый – 10.00 сәгать

Иске Айман – 10.00 сәгать

Иске Богады – 10.00 сәгать

Иске Байсар – 10.00 сәгать

Иске Кормаш – 10.00 сәгать

Иске Сәфәр – 10.00 сәгать

Киров – 10.00 сәгать

Күҗәкә – 10.00 сәгать

Кәзкәй – 10.00 сәгать

Мәсәде – 15.00 сәгать

Пучы – 10.00 сәгать

Яңа Әлем – 10.00 сәгать

Теләкәй – 11.00 сәгать

Иске Җияш – 17.00 сәгать

Такталачык – 10.00 сәгать

Татар Ямалы – 10.00 сәгать

Татар Суыксуы – 10.00 сәгать

Карт – 15.00 сәгать

Уразай – 10.00 сәгать

Чалманарат – 10.00 сәгать

Чуракай – 10.00 сәгать

9 июнь

Адай – 10.00 сәгать

Уръяды – 16.00 сәгать

Тыңламас – 10.00 сәгать

Түке – 10.00 сәгать

Яңа Кормаш – 10.00 сәгать

Усы – 10.00 сәгать

5 июнь көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  Ык буе авыллары Сабан туе һәм фәнни-гамәли чарага багышланган матбугат конференциясе булып узды. Татарстан журналистларын булачак чаралар белән галим-археолог, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырдылар.

 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 14-15 июнь көннәрендә “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция һәм 16 июнь көнне III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туе узачак.

Матбугат конференциясенең видеоязмасын түбәндәге сылтама аша карый аласыз: https://tatar-inform.tatar/video/1399/


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татар халкының милли бәйрәменә сабантуй якынлаша. Иске Айман  җирлегендәге авылларда да  татар халкының милли традицияләрен дәвам итеп,  сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Моңлы татар  гармуны  барлык кешеләрне 8 июнь көнне Чиялек авылында сабантуй бәйрәменә чакырды!

Гадәттә концерт залларында әйбәт урыннар премьерага кадәр 1-2 ай алдан сатылып бетә. Шуны истә тотып, Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат та «Разгуляй» төркеме концертына билет хәстәрен алдан ук күреп куйган. Алдагы рәттән билет сатып алуына куанып бетә алмаган, булачак концерт хәтта төшләренә керә башлаган моның. Әмма, кызганычка, планнарыбыз тормыш чынбарлыгына туры килмәгәнлектән, культуралы ял итү дигәнебезне кичектереп торырга да туры килә кайчак.

Билетлар кыйммәт, шуңа күрә сатып алучының түләнгән акчасын кире алу теләге, һичшиксез, аңлашыла. Ул концерт буласы көнне тамаша башланырга ике сәгать кала Чаллы шәһәре концертлар залына мөрәҗәгать иткән. Тик аңа билет өчен түләнгән акчасын кире кайтарудан баш тартылган.

Кирәксезгә калган билетлар хуҗасы, килеп туган бу хәлдә кем хаклы соң, дип, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте.

Бүлек белгечләре аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” федераль законны аңлатты. Ә анда, сәбәбен аңлатмыйча гына да теләсә-кайсы хезмәт күрсәтүдән баш тартырга була, дип язылган.

Дәүләт Думасы өченче укылышта Worldskills International югары класслы чит ил белгечләре өчен Россиядә эш тәртибен гадиләштерүче закон кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде:

"22-27 август көннәрендә Татарстан  һөнәри осталык буенча Worldskills дөнья чемпионатын кабул итә.

Кабул ителгән закон проекты Россия территориясендә «Worldskills International» халыкара оешмаларыннан югары класслы чит ил белгечләрен, милли җыелма командаларның укытучыларын һәм тренерларын җәлеп итү һәм хезмәт эшчәнлеген башкаруның гадиләштерелгән тәртибен билгели: чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә һәм куллануга рөхсәт алу таләп ителми, чит ил гражданнарына эшкә рөхсәт яисә патент алырга кирәкми».

“Worldskills International” халыкара хәрәкәте эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, башлангыч һөнәри юнәлеш бирүгә һәм һөнәри белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән.


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9°.

Көндез максималь һава температурасы +23..+25°.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +5..+10°.

Көндез максималь һава температурасы +21..+26°.

      -Актанышта бүген 4 мәхәлләдә, һәр җирлектә гает намазы укыла. Елдан-ел ураза тотучыларыбыз арта. Ифтар ашлары һәр җирлектә узды. Районкүләм ифтарга да 600 гә якын райондашыбыз килде. Руслан хәзрәттән, мөселман кардәшләребездән тәкдим дә керде, Актанышта мөселманнар үзәге булдырыйк, диделәр. Район җитәкчесе буларак, аларның фикеренә битараф кала алмыйм. Балаларыбыз да дин нигезләрен өйрәнә, әхлак тәрбиясен шәригать нигезләренә таянып үзләштерә, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Бу юнәлештә дә бергәләп эшләү кирәк.  
      Гает бәйрәме мөбәрәк булсын! Мәчетләребезне тутырып бәйрәм намазына килгәнсез. Күңелләребез күтәренке. Рамазан аенда да матур эшләр башкардык,  игелекле гамәлләр кылдык. Чәчү эшләрен дә сыйфатлы башкардык. Һава шартлары да әйбәр килә, яңгырлар да вакытында ява. Игеннәребез мул уңыш вәгъдә итә. Икмәк булса, бар да була. Социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Авыл халкының ишле мал тотуы да, район терлекчелеге дә игенчеләребезнең тырыш хезмәтенә бәйле. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез җыеп алырга язсын. Бергәләп эшләп, бер-беребезгә дөрес юнәлеш биреп хозурланып яшәп, киләчәк өметебез булган балаларга, оныкларга лаеклы тәрбия бирик. Эштә дә, тормышта да матур нәтиҗәләргә ирешик, сәламәт булыйк, гаиләләребездә, илебездә  иминлек, тынычлык булсын, бәйрәм белән! – дип, тәбрикләвен ирештерде Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Җәмигъ мәчетендә. 
Бүген – 4 июньдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм - Ураза гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы һәр мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, җәмәгать белән гает намазы укылды. 
Гает намазыннан соң халык күтәренке рухта өйләренә таралды. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм табыннары әзерләнде. 

 


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар, кадерле кунаклар!

Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм!

Рамазан ае - әхлакый яңарыш, сабырлык, игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек ае. Һәр мөэмин бу көннәрдә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтыла, игелекле гамәлләр кыла, күңелен, җанын пакьлый, рухи чистарына, ихтыяр көчен ныгыта.

Бүген Актаныш районы мөхтәсибәте районның иҗтимагый тормышында актив катнаша,  хәйрия эшчәнлеген алып бара,  социаль проектларны тормышка ашыра, авыл халкы ярдәме белән авыл җирлекләрендә мәчетләр төзү дәвам итә, ислам белеме камилләшә, мөселманнарның изге урыннарга хаҗ кылуы оештырыла.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим. Якты бәйрәм һәр йортка күтәренке  кәеф, күңел җылысы, иминлек, бәрәкәт алып килсен!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Көтеп алган мөкатдәс Рамазан гаете якынлашты. Рамазан-шәриф – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай булды. Рамазан гаете 4 июнь – сишәмбе  көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 7 сәгатьтә вәгазь белән башлана. 7 сәгать 30 минутта  гает намазы укыла. Намазга хәтле фитыр сәдакаларыбызны биреп бетерү кирәк. Быел фитырның күләме бер кешегә, мөмкинлегенә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр күләмдә. Тота алмаган һәр ураза көне өчен уразаның фидиясе 200 сум. Аллаһ Тәгалә ошбу айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.

Актаныш мөхтәсибәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International