Кулланучылар хокукын яклау: билет өчен акчаны кире кайтармасалар

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Гадәттә концерт залларында әйбәт урыннар премьерага кадәр 1-2 ай алдан сатылып бетә. Шуны истә тотып, Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат та «Разгуляй» төркеме концертына билет хәстәрен алдан ук күреп куйган. Алдагы рәттән билет сатып алуына куанып бетә алмаган, булачак концерт хәтта төшләренә керә башлаган моның. Әмма, кызганычка, планнарыбыз тормыш чынбарлыгына туры килмәгәнлектән, культуралы ял итү дигәнебезне кичектереп торырга да туры килә кайчак.

Билетлар кыйммәт, шуңа күрә сатып алучының түләнгән акчасын кире алу теләге, һичшиксез, аңлашыла. Ул концерт буласы көнне тамаша башланырга ике сәгать кала Чаллы шәһәре концертлар залына мөрәҗәгать иткән. Тик аңа билет өчен түләнгән акчасын кире кайтарудан баш тартылган.

Кирәксезгә калган билетлар хуҗасы, килеп туган бу хәлдә кем хаклы соң, дип, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте.

Бүлек белгечләре аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” федераль законны аңлатты. Ә анда, сәбәбен аңлатмыйча гына да теләсә-кайсы хезмәт күрсәтүдән баш тартырга була, дип язылган.

Товарны (бу очракта – билетны) кире кайтаруның бернинди дә кыенлыгы юк. Моның өчен гариза язарга һәм гаризага документларны кушып тапшырырга гына кирәк.

Гариза закон нигезендә билгеләнгән срокта карала. Закон кулланучы ягында – мөрәҗәгать итүченең билет өчен түләнгән акчасын кире кайтару теләге канәгатьләндерелергә тиеш.

Фактта тотылган чыгымнар турында мәсьәлә килеп туганда исә, администрация концертлар залы өчен  фактта тоткан чыгымнарны билгеләү принцибын аңлаткан норматив акт белән таныштырырга тиеш. Әмма процентның һавадан алынмавы, бәлки документлар белән раслануы шарт. Әлеге документларны күрсәтмәсәләр, билетның тулы бәясен кире кайтаруларын таләп итәргә кирәк!

Кәефе кырылган кулланучыбызга боларның барысы да аңлатылгач, администрация белән күчмә очрашу үткәрү турында карар кабул ителде, аңлату эше үткәрелде. Нәтиҗәдә кулланучыбызның таләпләре канәгатьләндерелде. Ул гына да түгел, Чаллы шәһәренең концерт залы администрациясе, гафу үтенү йөзеннән, аңа «Разгуляй» төркеме сурәтләнгән календарь да бүләк итте әле.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International