16 июнь - Ык буе сабантуе "Ак калада Олуг Җыен”

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

 16 июнендә Актаныш муниципаль районында Ык буе сабантуе "Ак калада Олуг Җыен" узачак.
Бәйрәмгә Башкортстанның һәм Татарстанның 14 районыннан, шул исәптән Шаран, Бакалы, Туймазы, Октябрьск, Йәрмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнарыннан, Оренбург өлкәсеннән мөхтәрәм кунаклар чакырулы. 
Кунаклар мәйданга су юлы аша киләчәк һәм аларны Ак кала каршы ала. “Үткәннәрдән киләчәккә таба” район бәйгесе җиңүчеләре тарихыбыз белән таныштыра. Минтимер Шәймиев һәм Әлфия Авзалова музейлары эшләячәк.
Сабантуй территориясендә татар авылы импровизацияләнгән, анда шәһәр читендә табигый ишегалды корылмалары булган агач татар йорты тәкъдим ителәчәк. Тарихи һәм милли хуҗалыклар эше: "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районы аланы", "Фотошәһәр", "Һөнәрчеләр аланы", "Татар чәйханәсе". 
Сабантуй-татар һәм башкорт халыкларының яраткан бәйрәме, Ык буе сабантуенда да  халкыбызның матур гореф-гадәтләре,  җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә. Ык буе сабантуенда катнашучылар арасында Дуслык солыхы төзеләчәк, ул үзара хезмәттәшлеккә нигез булып тора. 
Сабантуй территориясендә массакүләм күңел ачулар иртәнге 9да башлана һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Рәсми ачу-10.00 сәгатьтә.
Татар милли уеннары барышында Ык буе районнары вәкилләре “Иң көчле кеше”, “Капчык киеп йөгерү”, “Көянтә белән су ташу” уеннарында көч сынашачак. Һәр районның кыр, көрәш батырлары да парадта катнашачак. Ат чабышларында  татар атлары ярышы да булачак. 
“Актаныш моделе” үрнәген тәкъдим итү рәвешендә “Авылның милли йөзе” бәйгесе җиңүчеләре “Иң матур татар авылы урамы”, “Иң матур татар өе”, “Иң милли йорт капкасы”, “Иң бизәкле тәрәзә кашагасы”, “Өй эче иң нурлы йорт”, “Иң төзек чишмә”, “Иң төзек мәчет”  номинацияләрендә бүләкләнәчәк. 
Авыл сабантуйларында иң милли сабантуй үткәрүчеләр дә мәйданда хөрмәтләнәчәк.
Бәйрәмгә керү ирекле.
Сабантуйга калфак, түбәтәйдән килү хуплана.
Сабантуй-алкогольсез бәйрәм (сабантуй территориясендә спиртлы эчемлекләр сату тыелган).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International