Район башлыгы Энгель Фәттахов Ураза гаетендә Актанышта мөселман үзәге булачагын белдерде

2019 елның 4 июне, сишәмбе

      -Актанышта бүген 4 мәхәлләдә, һәр җирлектә гает намазы укыла. Елдан-ел ураза тотучыларыбыз арта. Ифтар ашлары һәр җирлектә узды. Районкүләм ифтарга да 600 гә якын райондашыбыз килде. Руслан хәзрәттән, мөселман кардәшләребездән тәкдим дә керде, Актанышта мөселманнар үзәге булдырыйк, диделәр. Район җитәкчесе буларак, аларның фикеренә битараф кала алмыйм. Балаларыбыз да дин нигезләрен өйрәнә, әхлак тәрбиясен шәригать нигезләренә таянып үзләштерә, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Бу юнәлештә дә бергәләп эшләү кирәк. 

      Гает бәйрәме мөбәрәк булсын! Мәчетләребезне тутырып бәйрәм намазына килгәнсез. Күңелләребез күтәренке. Рамазан аенда да матур эшләр башкардык,  игелекле гамәлләр кылдык. Чәчү эшләрен дә сыйфатлы башкардык. Һава шартлары да әйбәр килә, яңгырлар да вакытында ява. Игеннәребез мул уңыш вәгъдә итә. Икмәк булса, бар да була. Социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Авыл халкының ишле мал тотуы да, район терлекчелеге дә игенчеләребезнең тырыш хезмәтенә бәйле. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез җыеп алырга язсын. Бергәләп эшләп, бер-беребезгә дөрес юнәлеш биреп хозурланып яшәп, киләчәк өметебез булган балаларга, оныкларга лаеклы тәрбия бирик. Эштә дә, тормышта да матур нәтиҗәләргә ирешик, сәламәт булыйк, гаиләләребездә, илебездә  иминлек, тынычлык булсын, бәйрәм белән! – дип, тәбрикләвен ирештерде Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Җәмигъ мәчетендә.

Бүген – 4 июньдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм - Ураза гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы һәр мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, җәмәгать белән гает намазы укылды.

Гает намазыннан соң халык күтәренке рухта өйләренә таралды. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм табыннары әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International