Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар, кадерле кунаклар!

Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм!

Рамазан ае - әхлакый яңарыш, сабырлык, игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек ае. Һәр мөэмин бу көннәрдә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтыла, игелекле гамәлләр кыла, күңелен, җанын пакьлый, рухи чистарына, ихтыяр көчен ныгыта.

Бүген Актаныш районы мөхтәсибәте районның иҗтимагый тормышында актив катнаша,  хәйрия эшчәнлеген алып бара,  социаль проектларны тормышка ашыра, авыл халкы ярдәме белән авыл җирлекләрендә мәчетләр төзү дәвам итә, ислам белеме камилләшә, мөселманнарның изге урыннарга хаҗ кылуы оештырыла.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим. Якты бәйрәм һәр йортка күтәренке  кәеф, күңел җылысы, иминлек, бәрәкәт алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International