Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.Төнлә яңгыр, урыны белән яшен. Көндез яңгыр, яшен, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән көчле яңгыр, боз явачак. Җил көнбатыштан секундына - 5-10, урыны белән секундына 14 метрга кадәр, яшен булганда 15-20 метрга кадәр, көннең икенче яртысында һәм кич белән көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+18 º, көндез максималь һава температурасы +25 ..+27 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр, көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Җил көнбатыштан секундына - 5-10, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, көннең икенче яртысында һәм кич секундына 25 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º, көндез максималь һава температурасы + 24 ..+29 º, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +34º.