Кулланучылар хокукын яклау: дөрес сайланган коляска

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Балалар  коляскасында яңа туган сабый белән йөргәндә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Иң мөһим аспект –  тормоз системасының ышанычлы булуы. Колясканың салмак хәрәкәт итүе, күбесенчә,  тәгәрмәчләренең ышанычлы булуына һәм амортизация механизмнарының сыйфатына бәйле. Ышанычлы амортизация нәтиҗәсендә сабый юлдагы чокыр-чакырларны сизми дә калачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сатып алынган товарны алыштыруда ярдәм итүне сораган кулланучы мөрәҗәгать итте. Яшь әти-әни кибеттән бала коляскасы сатып алган һәм бер кулланып караганнан соң ук тәгәрмәчләре белән проблема килеп туган – аның берсе "очып киткән". Кулланучы үзе раславынча, колясканы алар фатирдан урамга алып чыкканда да, кире алып кергәндә дә кул белән күтәргәннәр. Колясканы алмаштыруга һәм зарурлык очрагында экспертиза үткәрүгә бәйле рәвештә кибеткә мөрәҗәгать иткәннән соң, сатучы аларның дәгъваларын кире каккан. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре сәүдә ноктасына чыгып, кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән сөйләште. Әңгәмә барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ законының төп нигезләмәләре аңлатылды, әлеге норматив акт товар сатылганда кулланучы белән сатучы арасында барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 нче карарында расланган товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган бүлекләре дә аңлатылды.  Уздырылган эш нәтиҗәсендә кибет җитәкчелеге колясканы, сатып алган бәясен яңадан хисаплап, шундый ук коляскага алмаштыру турында карар кабул итте. Яшь әни яңа коляскадан канәгать калды һәм бүлек хезмәткәрләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ГОСТ нормативлары балалар өчен коляскаларның барлык төрләрен дә җентекле тикшерергә кирәклеген искәртә, әйтик, яңа туган сабыйлар коляскасы 10 тест уза, әлеге тикшерүләр барышында  10 градуслы авыш юлда аның тотрыклы булу-булмавы, 5-15 килограмм авырлыкка чыдамлылык дәрәҗәсе тикшерелә. Әлеге тестларны узган эшләнмәләргә генә сыйфат сертификаты бирелә, шуңа күрә дә коляскаларны сертификацияле продукция сатучы махсус кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International