Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча чираттагы атналык киңәшмә бүген – 20 май көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды.
Энгель Нәвап улы, иң элек, шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Илгиз кызы Фазлыкаеваны, район ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыевны тәбрикләде.
Күпьеллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган Татар Суыксуы авылы җирлеге башлыгы Рәсүл Газиз улы Харисовның лаеклы ялга китүе сәбәпле, хезмәтен хөрмәтләп, Энгель Нәвап улы район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Рәсүл Газиз улы озак еллар дәвамында бергә эшләгән җитәкчеләр коллективына, район башлыгына үзенең ихлас рәхмәтләрен белдереп саубуллашты.
13-14 май көннәрендә Казанда Г.Камал театрында Актаныш театр көннәрендә чыгыш ясаучы Киров һәм Актаныш халык театры артистлары куйган спектакльләрне югары бәяләп, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов актерлык осталыклары белән сәхнәдә тудырган образлары өчен үзешчән артистларыбызга һәм театр коллективларына Рәхмәт хаты тапшырды.
18 май көнне Актанышта Татарстан мөфтие урынбасары – Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында район башлыгы җитәкчеләр өчен ифтар уздырды. Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, киңәшмәдә чыгыш ясап, рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырды, Актанышта Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш ифтар үткәрелүен дә бәян итте. Энгель Нәвап улы әлеге күркәм башлангычны һәр җирлектә дә өлге итеп алырга тәкъдим итте. Район җитәкчесе шулай ук районкүләм ифтарның быел 31 майга билгеләнүен һәм анда мәртәбәле кунак буларак Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт катнашачагын да белдерде.
Күңелле тәбрикләү-котлау өлешеннән соң, киңәшмә рәсми форматта дәвам итте. Актаныш халык театрларының уңышлары белән таныштырганнан соң, сабантуйга әзерлек, чәчәкләр утырту буенча киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева чыгыш ясады.
Райондагы оператив хәл белән ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова таныштырды.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова 31 майда узачак праймериз хакында бәян итте.
Авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагындагы эш барышы хакында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, язгы чәчүнең башкарылуын, технологик таләпләрне, эш тәртипләрен идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов ассызыклап аңлатты.
Тормышыбызда төрле өлкәләрдә җайлы гына алдау юлы белән акча эшләүче мошенникларның эш-гамәлләре, килешү төзү тәртипләре белән район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов таныштырды.