ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, шахмат буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы, «Яшел Россия» ОЭО президенты А. Е. Карповның 25.07.2019 №КАЕ-4/24 хаты нигезендә, 2019 елның 6-29 сентябрендә Актаныш муниципаль районы территориясендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә, барыгызны да актив катнашуыгызны сорыйбыз!

Актаныш алиментчы ата-аналарының  балаларына 6 295 000 сум бурычы бар, Татарстан буенча 2,8 млрд сумнан артык бурычлы ата-ана исәпләнә. Республика буенча хәлнең торышы турында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский сөйләде.

Актаныш  районында газиз балаларына алимент түләмәүчеләргә 13 августка суд карарларын үтәттерү буенча 162 эш ачылган, гомуми бурыч суммасы 6 миллион 295 мең сум. 1 миллион 919 мең сум түләттерелеп, 66 эш туктатылган. 96 эш үз көчендә, җыеп алынасы сумма 3 миллион 946 мең сум. Шул сумманың 1 миллион 618 мең сумы  28 эш буенча хезмәт  урыныннан тотып барыла. 20 кеше эзләүдә, алар түлисе бурыч 600 мең сум. 10 кешегә җинаять эше кузгатылган, 13 кеше административ җәзага тартылган.

Республикада алиментлар буенча бурычлыларны түләттерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешене балалары алдындагы бурычларын үтәүгә этәрүче аеруча нәтиҗәле чаралар арасында аларны нинди дә булса махсус хокукларыннан мәхрүм итү санала. Әйтик, транспорт чарасы белән идарә хокукын, шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән чыгып китү хокукын чикләү. Приставлар транспорт чарасы белән идарә хокукыннан мәхрүм ителәчәкләре турында да алдан хәбәр итәләр. Россиядән читкә чыгу хокукларын чикләүгә килгәндә, алиментлары буенча 10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычы булган гражданнар илдән чыгып китә алмый.

13 августта район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген шәхсән үзе тикшерде.

Мәктәп директорлары катнашында оештырылган чараның район башлыгы җитәкчелегендә үтүе һич кенә дә гаҗәп түгел, чөнки 1 сентябрьдән белем йортлары үзләренә укучыларны кабул итәчәк. Димәк, мәктәп коллективлары балалар язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә ала.

Аңлашылганча, бу өлкәдә бернинди дә салкын караш, битарафлык була алмый – мәктәпләрне яңа уку елына әзерли башлаганда ук бу мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан катгый куелды.

Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор хезмәте белгечләреннән торган комиссия мәктәпләргә иртәнге сәгать биштә үк кузгалды. Көн дәвамында комиссия вәкилләре 30 белем бирү учагын энә күзеннән үткәреп, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә инанырга тиеш иде. Әлбәттә, беренче чиратта игътибар объектларның сакланышын тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгына, балаларның туклануы кебек мәсьәләләргә ясалды.

Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышы кебек мәсьәләләргә бәя бирелде.

Шулай ук мәктәп яны территорияләре: чәчәклекләр һәм укыту-тәҗрибә участоклары да комиссия вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Аларның һәркайсы анализланып, урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр исә, гадәттәгечә, август киңәшмәсендә игълан ителә.

Лилия Бәхтиева – Татар-информ


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Читтән торып, милек хуҗасы рөхсәтеннән башка хосусыйлык хокукына күчүне теркәүгә документлар тапшыру хәзер  мөмкин түгел.

Бүгенге көннән күчемсез милек белән килешүләр уздырганда көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдалану тәртибен җайга салучы закон көченә керә.

Яңа кагыйдәләр мондый килешүләрне бары тик күчемсез милек хуҗасының язмача ризалыгы белән генә уздыру мөмкинлеген билгели.

13 августтан гражданнар электрон имза белән расланган электрон гариза нигезендә үзләренеке булган хосусый милеккә хокуклар күчүнең теркәлү мөмкинлеге турында язуны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына гариза бирү аша кертү мөмкинлеге алалар.

Бердәм дәүләт реестрында андый язма булмаган очракта килешүне читтән торып башкару мөмкин түгел.

Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты ачык конкурс үткәрү юлы белән формалашачак, ул «ТР халкы сораштырулары» порталы аша яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирүне үз эченә ала.

Приложение.pdf

Регистрация кандидатов на https://molparlament.tatar/

http://minmol.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1523067.htm

 

 

Хөрмәтле сайлаучылар!

8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.

Сайлаучыларга сайлаулар уздыру турында төрле яклап һәм сыйфатлы мәгълүмат бирү максатыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе Instagram, ВКонтакте и Одноклассники социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырды.

Төркемнәрдә сайлауларның кайчан узасы, үз участогыңны табу, уңайлы сайлау участогында тавыш бирү өчен гаризаны ничек бирергә, сайлауларны ничек үтә күренмәле итәргә һ.б. мәгълүмат бар.

Сезне дә берләшмәләргә керергә чакырабыз.

Сылтамалар:

 

ВКонтакте: https://vk.com/club184614946

Одноклассники: https://www.ok.ru/group/56089462374415

Instagram: https://www.instagram.com/moigolos_tatarstan/

8 сентябрьдә теркәлгән урында яшәмәүче Актаныш районы кешеләре «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә үзләре өчен иң уңайлы участокны ачыклап, сайлауда катнаша ала.

Гаризаны 4 сентябрьгә кадәр кабул итү пунктында шәхсән үзеңә гариза язарга кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш. Гаризаларны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә, территориаль сайлау комиссиясе гариза кабул итү пунктында, күпфункцияле үзәкләрнең гариза кабул итү пунктында һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда кабул итәләр. Соңгы очракта расланган исәпкә алу язмасы булырга тиеш.

Махсус гаризаны 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр дә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә килергә кирәк, анда махсус саклау маркасы белән гариза алырга була.

Җитди сәбәпләр аркасында гариза кабул итү пунктына шәхсән үзләре килә алмаучылар территориаль сайлау комиссиясенә яки участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача мөрәҗәгать итә ала.

«Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар 6 августтан кабул ителә башлады һәм ул   4 сентябрьгә  кадәр дәвам итәчәк.

Грантлар 24 сыер, 50 терлеккә исәпләнгән терлек симертү, 300 сарык, 80 кәҗә, 8 мең күркә, 10 мең бройлер, 3 мең каз, 6 мең үрдәк асрау өчен ферма төзүгә бирелә. Йомырка сату эшен башлаучылар 10  мең тавык, 20 мең бытбылдык, 2 мең каз, 2 мең үрдәк сыешлы ферма төзи ала. Әгәр инде ит җитештерергә уйласагыз, 10 мең күркә, бройлер, йомырка сала торган 12 мең тавык, 5 мең каз, 10 мең үрдәк, 80 ат сыешлы ферма төзү мөмкинлеге бар. 5 мең тонна балык үстерү, 20 гектарда бәрәңге игү, ачык грунтта - 10 гектарда, ябык грунтта 2000 квадрат метрда яшелчә үстерү өчен дә грант бирелә. 200 гектарда - бөртекле һәм кузаклы культуралар, яисә терлек азыгы; 150 гектарда техник культуралар игү өчен дә максатчан ярдәм бар. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, 2,6 гектарда җиләк-җимеш агачлары үстерергә, 12 мең куян үрчетеп, ит өчен сатарга, 2000 квадрат метрда гөмбә үстерергә, 120 умарта тотарга мөмкинлек бар. 


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Һәр яңгырлы көн икмәк бәясен үзгәртә. Кырлардагы икмәкне җыеп алуга яңгырлы көннәр тоткарлык ясый.

-Комбайнчыларыбыз да, җитәкчеләребез дә тәҗрибәле. Мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Хуҗалыклар үз амбарларында орлык өчен бөртекләрне киптереп әзерли. Басудан кайткан юеш икмәкне киптерү өчен элеваторларның ярдәменнән башка булмый. Бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, - диде район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов киңәшмәдә.

Районның оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашкан чираттагы атналык киңәшмәгә бүген – 12 август көнне Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе  Хәйдәр Нурымов, Илеш элеваторыннар вәкил Валерий Иванов чакырулы иде. Элеваторларда икмәк кабул итү һәм киптерү буенча үзләренең эш тәртипләрен, түләү бәяләрен аңлатты алар.  Актаныш элеваторы бүгенге көндә киеренке шартларда эшли. Көнлек кергән икмәкне киптереп җитешә алмыйлар. Илеш элеваторы да рапс өчен әзерләнгән линияләрне кушарга планлаштыра.

Елның яңгырлы килүе, бер яктан, урып-җыюга тоткарлык тудырса, икенче яктан, югалтусыз җыеп алынган икмәкне кыйммәткә сатарга мөмкинлек бирә. Башка өлкәләрдә корылык булу да икмәк бәясен күтәрә. Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның 1 тонна бәясе - 10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасы 9,2 мең сум күләмендә әлегә. Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе дә үзендә эшкәртеп, он ясау өчен 3 класслы бодайны шактый ук кыйммәт бәядән сатып ала.

6 августта бастырылган «Интерфакс» мәгълүматына сылтама ясап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россиянең төрле төбәкләрендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр артты, бу август өчен күзәтелмәгән хәл, дип билгеләп үтте.

Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның 1 тонна бәясе - 10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасы 9,2 мең сум күләмендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International